Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Сингапурдан соң Малайзиядән дә үрнәк алмакчы


Рөстәм Миңнеханов Малайзия премьер-министры Нәҗип Разак (с) белән очраша
Рөстәм Миңнеханов Малайзия премьер-министры Нәҗип Разак (с) белән очраша

8-9 гыйнварда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Малайзия эшмәкәрләре һәм хөкүмәт вәкилләре белән эшлекле очрашулар уздырды. Моның алдыннан ул Русия төркеме белән Таиландта булып киткән иде.

Татарстан делегациясендә президенттан тыш шулай ук мәгариф министры Энгель Фәттахов, инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Линар Якупов, башка рәсмиләр һәм югары уку йортлары ректорлары бар.

Татарстан җитәкчеләренең Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренә игътибар итүе бүген генә башланмады. Моңарчы да Татарстан белән Сингапур арасында багланышлар яшәп килә иде. Күп кенә министрлар Сингапурда белем туплап кайттылар, ә Сингапур укытучылары, үз чиратында, Татарстанга килеп сабак бирә.

Татарстанның үсеш юллары: Сингапурдан – Малайзиягә

Миңнехановка Сингапурда берничә дистә ел җитәкчелек иткән Ли Куан Ю шәхесе тынгылык бирми. Күп кенә интервьюларда Татарстан президенты “Ли Куан Ю – икътисади могҗиза атасы”, “Сингапур – Татарстанга үрнәк” дигән сүзләр әйтеп килде. Ли Куан Ю илне аякка бастырган вакытлары турында ике китап чыгарды. Беренчесе – “From Third World to First: The Singapore Story” дип атала. Миңнеханов нәкъ менә шушы китапны укыганнан соң, Сингапур белән рухланып киткән дигән сүзләр йөри. Ә инде Ли Куан Юның икенче “Hard Truths To Keep Singapore Going” китабын Миңнеханов тәрҗемә итәргә кушкан иде. Бу хезмәтләрдә Сингапурның үсеше һәм инвесторларны җәлеп итү ысуллары язылган.

Татарстан делегациясе Малайзиядә
Татарстан делегациясе Малайзиядә
Азиядә Сингапур гына түгел, башка илләр дә икътисади яктан үсеш алса да, Татарстан җитәкчелеге башкаларның уңышларына күз йомып килде. Мәсәлән, Бруней, Һонконг, Малайзия илләре Сингапурдан бер дә калышмый. Өстәвенә, Малайзия һәм Брунейда мөселманнар саны бихисап. Күпмилләтле җәмгыятьне өйрәнү зыян булмас иде.

Малайзияне уңышлы ил буларак тәкъдим итү Линар Якупов тарафыннан килә дип фаразларга була. Якупов Куала-Лумпурның Ислам университетында ун ел укыган һәм ислам икътисады белән яхшы таныш. Казанда үтүче Kazan Summit, Kazan Halal икътисади форумнары башында нәкъ менә Линар Якупов тора.

Миңнеханов сәфәр барышында алган тәэсирләрен теркәп бара. Мәсәлән, Малайзия икътисадын үстерү һәм хакимиятне үзгәртү програмын урыс теленә тәрҗемә итәргә кушкан. Бу програмны Татарстанны үстерү стратегиясен эшләгәндә файдаланырга ниятлиләр. Шулай ук, Малайзия рәсмиләре белән очрашуда транспорт, ислам икътисады һәм IT юнәлеше турында сөйләшенгән.

“Малайзия IT өлкәсендә үрнәк була ала”

Малайзиядә Татарстан әләме
Малайзиядә Татарстан әләме
Миңтимер Шәймиевның элекке сәяси киңәшчесе, Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов фикеренчә, Малайзия Татарстанга IT технологияләре өлкәсендә үрнәк була ала.

“Белгәнегезчә, Татарстанда мондый юнәлеш көчәеп бара. Иннополис корырга маташалар. Бу эшне башкарып чыгар өчен төрле илләр үрнәк була ала. Шул исәптән, Малайзия дә бу өлкәдә яхшы үсеш күрсәтә. Шуңа күрә, мин моны уңай бәялим”, диде Азатлык радиосына Рафаил Хәкимов.

Хәкимов әйтеп киткән Малайзиядәге IT шәһәрчекнең исеме – Киберҗайя. Аңа 1997 елда нигез салынган. Шәһәрдә 55 мең кеше эшли һәм 35 мең кеше яши. Монда күбесенчә IТ ширкәтләре урнашкан. Алар арасында IBM, Dell, AMD, Ericsson, HP, Fujitsu, BMW кебек дөньяга танылган брендлар бар.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан күп тармакларда Малайзия юлы буенча бара. Мисалга ул Иннополис шәһәрчеген китерде. Шулай ук Смарт-сити проекты да игътибарсыз калмады.

“Мөселман иле алга китсә, исламның рәвеше дә үзгәрә”

Күпмилләтле Малайзиянең 60% тирәсе халкы мөселман дип исәпләнә. Шулай ук биредә буддистлар һәм христианнар да бар. Ислам динен, нигездә, җирле малай халкы тота. Бер карашка, Татарстан һәм Малайзиянең милли һәм дини составы охшаш дип әйтеп була. Әмма Рафаил Хәкимов Сингапурны өстенрәк куя.

“Минемчә, Малайзия – бу яктан үрнәк алырлык ил түгел. Күбрәк Сингапурга игътибарны арттырырга киңәш итәр идем. Сингапурда кытай да, малай халкы да бертигез яши. Бу яктан алар кызыграк, әлбәттә”, ди Хәкимов.

Малайзиянең ислам икътисады, хәләл сәнәгатендә алга киткәне билгеле. Бу илдәге күпчелек рестораннар, кафелар хәләл ит тәкъдим итә. Хәкимов әйтүенчә, ислам илләре икътисади яктан үскән булсалар, гадәттә, исламның рәвеше дә үзгәрә.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов
“Әлбәттә, Малайзиянең ислам ягыннан уңай яклары бар. Гадәттә, ислам дәүләте икътисади яктан алга китсә, аның дине дә үзгәрә. Ул безнең җәдидләргә күбрәк охшаш була. Мәсәлән, Төркиядә, Индонезиядә мондый хәрәкәт сизелә. Малайзиядә дә моңа охшаш процесслар бара кебек. Шактый абруйлы Ислам университеты бар”, ди Хәкимов.

Бүген Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә үсеш алган Малайзия, Сингапур, Бруней кебек илләрне үрнәк итеп кую таралган. Ни өчен Татарстан Көнбатышны үрнәк итеп алмый?

“Көнбатышны үрнәккә кую авыррак, чөнки алар күптән инде алга киткән, аякта нык басып торучы дәүләтләр. Ә Азиядәге илләр әле дә үсештә. Өстәвенә, аларның барлык адымнары күз уңында тора. Алар дөнья базарында үз урыннарын таптылар. Татарстанга уңышлы дәүләт булыр өчен Азиядә дә, Көнбатышта та уңай якларны табып була”, диде Рафаил Хәкимов.
XS
SM
MD
LG