Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокатлар Һиндстанда 23 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелүчеләргә басым булуын әйтә


Адвокатлар Һиндстанда 23 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелеп кулга алынган биш кеше гаепләрен танысын өчен аларга карата җәзалаулар куллануын әйтте.

Бүгенге тыңлауларда хөкемдар бу эшне төптән өйрәнергә кирәклеген әйтте. Киләсе утырыш дүшәмбегә билгеләнгән.

Гаепләре расланса бу биш кешегә үлем җәзасы яный. 17 яшьлек алтынчы шикләнелүчегә утырыш яшүсмерләр өчен аерым мәхкәмәдә узачак.

Медицина институтында белем алучы кызга һөҗүм 16 декабрь көнне була. Бер атнадан соң ул Сингапур хастаханәсендә вафат була.Әлеге хәл илдә зур ризасызлык тудырды. Халык хакимияттән көчләүчеләр өчен җәзаны арттыруны һәм хатын-кызлар иминлеген тәэмин итүгә чаралар күрүне таләп итеп протест чараларына чыкты.
XS
SM
MD
LG