Accessibility links

Универсиада оештыру комитетының салымнар түләргә акчасы юк


Казандагы Универсиада башкарма дирекциясе оешмасы иганәчеләрдән кергән акчалар өчен салымнарны түли алмаячак. Бу хакта Русия премьер-министры Дмитрий Медведевка хисап пулаты башлыгы Сергей Степашин белдергән.

Барлыгы килешү нигезендә иганәчеләрдән 627 миллион сум керәчәк. Әмма аларның 433 миллионы тауарлар һәм хезмәт күрсәтү ярдәмендә тәкъдим ителгән. Ләкин алар өчен салымны акчалата түләргә кирәк. Бу 300 миллион сумны тәшкил итә.

Әлеге акчаны түли алмау сәбәпле, Степашин Универсиада – 2013кә дә, Сочи Олимпиадасындагы кебек ташламалы салым кертү тәртибен тәкъдим итә. Карар яз башында кабул ителәчәк
XS
SM
MD
LG