Accessibility links

Кайнар хәбәр

National Geographic: 2012 ел җиңүчеләре

National Geographic журналындагы жюри әгъзалары 2012 елгы фотобәйге җиңүчеләрен 150 илдән килгән 22 меңнән артык фотоны карап сайлаган. Фотолар өч номинациядә бәяләнгән: "Кешеләр", "Урыннар" һәм "Табигать".

Тайландта яшәүче Эшли Винсент зоопаркта су коенучы тигр фотосы белән гран-при һәм "Табигать" номинациясендә беренче урынны казанды. Аңа 10 мең доллар акчалата бүләк бирелә. Хорватиядән Ненад Салийич Швейцариянең Маттерһорн тавы фотосы белән "Урыннар" номинациясендә, АКШның Калифорния штатыннан Мика Альберт Найроби янындагы чүплек хатыннары фотосы белән "Кешеләр" номинациясендә җиңде. Найробиның ярлылыкта гомер кичерүче бер миллионлап халкының төрле йогышлы авырулар белән авыруына нәкъ менә шушы чүплек сәбәпче, диләр.

Журналның фото бүлеге мөдир урынбасары Кен Гайгер бәйгегә килгән фотоларга сокланып туя алмавын әйтә.

"Бу фотолар дигитал фотографиянең ни кадәр мөһим һәм уртаклашу өчен җиңел булуын күрсәтә. Дөньяның төрле өлешләрендә яшәүче фотографлар үз карашлары һәм тәҗрибәләре белән җиңел уртаклаша ала", ди Гайгер.

Хөрмәтле укучылар! Сез дә һәр фотога йолдызлар куеп аларга үз бәягезне бирә аласыз.

XS
SM
MD
LG