Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмова: "Зәки Зәйнуллин язмасын марҗалар белән харап иткән"


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Узган елның декабрь аенда кисәтү алган “Звезда Поволжья” газеты баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов эшчәнлегенә бәя бирүләр дәвам итә. Газет тирәсендәге вазгыять уңаеннан язучы, журналист Фәүзия Бәйрәмова да фикерен белдерде.

“Звезда Поволжья” газеты баш мөхәррире Рәшит Әхмәтовка декабрь аенда булган кисәтүләрне язучы Зәки Зәйнуллинның шул газетта басылган “Россия глазами татарина” дигән язмасы белән бәйлиләр. Бу мәкалә уңаеннан Чаллыдан язучы Айдар Хәлим, җәмәгать эшлеклесе Фаик Таҗиев мөнәсәбәтләрен белдергәннәр иде. Шушы ук кисәтүләргә, язманың эчтәлегенә бәя бирүне сорап без язучы һәм тарихчы, Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмовага мөрәҗәгать иттек. Ул Азатлыкка түбәндәгеләрне сөйләде.

"Әхмәт Рәшитовка карата кисәтүләр күп булды. Кызым Зөлфия Кадыйрның “Матрица” дигән мәкаләсе өчен аңа да, Зөлфиянең үзен дә прокуратурага чакырып, тентүләр уздырып, өстәл төеп кисәтүләр булды. Минем мәкаләләр өчен дә сүзләр булгандыр дип уйлыйм. Чөнки Әхмәтов минекеләрне бастырмый башлады.

Зәки Зәйнуллинның ул мәкаләсе берничә өлештән тора иде. Игътибар белән укып бардым. Беренче өлешләре көчле иде. Ул Русиядәге бөтен тарихка, хәрби, мәгариф, авыл хуҗалыгы, сәнәгать өлкәсендә булсын, бик нык анализ ясады. Русиянең киләчәге юклыгын исбатлады. Әмма ләкин Аллаһ шомлыгына каршы, мәкалә азагында марҗа темасына кереп китте дә, Зәки Зәйнуллин харап булды диясе килә. Татарның үлеме марҗадан дигән кебек, Зәки Зәйнуллинның һәм “Звезда Поволжья” газетының бетүе марҗадан булмасын иде дигән теләктә калам.

Урыс хатын-кызларына бәя бирүенә минем карашым каршылыклы. Беренче карашка Зәки Зәйнуллин дөрес әйткән кебек. Чынлап та урыс милләте тормышында, хатын-кызлары тормышында зиначылык, фәхишәлек киң таралган. Соңгы гасырларда бу күренеш аеруча нык сизелә. Әмма ләкин андый эшләрне чит милләт кешесе әйтсә, ул авыр яңгырый, авыр кабул ителә. Безнең үз милләтебездә дә әллә нинди эшләр-зинасы да, караклыгы да, алдавы да бар. Без аны үзара әйтешкәндә, язганда, ничектер бәрелеп булса да, әйе, андый хәлләр бар инде дип кабул итәбез һәм төзәлергә тырышабыз. Әгәр моны читләр төртеп күрсәтә башласа, без аның бармакларын тешләп өзәрлек булабыз. Ник безгә күрсәтәсез, бу безнең эчке эшебез, ник тыкшынасыз, ни эшегез бар дип, шул кырын эшләребезне каплап куясыбыз килә. Бу һәр милләткә хас. Урыс милләте дә, аеруча хатын-кызлары моны мәсхәрә итү дип авыр кабул иткәндер дим. Нәкъ менә марҗа өлешенә каныгып, җинаять эше ачарга да бик мөмкиннәр.

Язучыларның язылмаган кануны бар. Нәрсәне язарга ярый, нәрсәне ярамый – ул бер җирдә дә әйтелмәгән. Әмма үзең белеп торасың, шушы зина эшләренә бик тирән кереп, җентекләп, фәһемләп, әйтик, гомосексуализм турында, хайваннар белән мөнәсәбәткә керүче затлар, тоташ зиналар турында язу бик кабул ителмәгән. Бу – әдәбиятны, тормышны пычрата. Кайбер кешеләр кызыгырга да мөмкин бит. Әһә, без моны белми идек әле, белергә кирәк икән дигән фикергә килүчеләр яки инде кемдәдер җирәнү хисләре дә туарга мөмкин. Мин үзем бу әйбер белән сак булдым. Зәки Зәйнуллин язмасының бу өлешен укымаган да булыр идем. Ләкин зур әйбернең дәвамы булгач, гаугалар тудыргач, язманың бу өлешен дә соңыннан табып укыдым. Аннан инде “Эх, Зәки абый ашыгыбрак, мавыгыбрак киткән икән. Үзенең зур публицистик хезмәтен марҗалар белән харап иткән икән” дигән фикер туды.

Мәхкәмәләр башлана калса, анда марҗа өлешен генә күтәрерләр, Русиягә биргән бәясен читтә калдырырга тырышырлар. Зәки Зәйнуллинга мәхкәмә була калса да, ул Русиягә татар күзләре белән караган хезмәте өчен җәза алырга мөмкин. Монда мин акланырга да, һөҗүм итәргә дә, мескенләнергә дә киңәш бирмәс идем. Ничек бар, шулай кабул итеп, мин аның урынында булсам: “Сез миннән бу хезмәтемнең зур өлешендә Русияне гаепләгән өчен үч аласыз, марҗа темалары өстәмә генә”, дияр идем", дип сөйләде Фәүзия Бәйрәмова.
XS
SM
MD
LG