Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сода" эшчеләре "Башкорт химиясе"нә кушылырга теләми


Сода берләшмәсенең каршылык чарасы. Уфа, 15 гыйнвар 2013
Сода берләшмәсенең каршылык чарасы. Уфа, 15 гыйнвар 2013

15 гыйнвар Стәрлетамакның "Сода" берләшмәсе Уфада каршылык чарасы уздырды. Чараны медиамагнат Альберт Мөхәммәдьяров җитәкләгән “Халык идарәсе фиркасе” оештырды.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, "Сода" чимал бетеп бару сәбәпле, башкортларның изге булып саналган Торатау тавыннан чимал алу өчен көрәшә иде. "Сода" эшчеләре эшсез калмас өчен ул таудан чимал алуны күтәреп каршылык чарасы уздырсалар, башкорт оешмалары тауны яклап каршылык чаралары уздырган иде.

Соңгы каршылык чарасы бөтенләй башка мәсьәләне күтәрде. Баксаң, "Сода"ны Каустик заводы белән "Башкорт химиясе" компаниясенә кушарга җыеналар икән. Бу очракта "Сода"ның әле 61% кыйммәтле кәгазьләре республика кулында булса, кушылганнан соң ул 38% процент кына кала. Каршылык чарасы бу кушылуга каршы оештырылды. Кулларда: “Путин! “Сода”дагы башбаштаклыкны туктатырга ярдәм ит!”, “Хәмитов! Компанияләрне эреләндерүне туктат!”, “Стратегик тармакны дәүләт карамагында калдырыйк!” һәм башка шундый эчтәлекле шигарләрне күрергә була иде.

Каршылык чарасында утызга якын кеше катнашты. Чараны медиамагнат Альберт Мөхәммәдьяров җитәкләгән “Халык идарәсе фиркасе” оештырды. Бу фирканең сәяси шурасы әгъзасы Мәҗит Хуҗин бу каршылык чарасы уңаеннан шуларны ирештерде:

Мәҗит Хуҗин
Мәҗит Хуҗин
“Белүегезчә, Башкортстанда бөтен нефть тармагы сатылып бетте. Бары тик химия тармагы гына калган иде. "Сода" һәм Каустик заводларының кыйммәтле кәгазьләренең 52%тан артыгы әле республика кулында иде. Республика президенты бу тармакның дәүләттә калачагын ышандырган иде. Инде килеп аның "Сода" һәм Каустик заводын "Башкорт химиясе" компаниясенә кушарга ризалык бирүе ачыкланды. Бу яңа компания башында кемнәр торуы да билгесез, бары тик аларның Кипрның офшор зонасына караячагы мәгълүм. Бу исә республика казнасына ел саен берничә миллиард сум акча керми кала дигән сүз”, диде.

Чарада Торатауны яклаучы башкорт оешмаларының берсенең җитәкчесе - "Ак тамыр” оешмасы рәисе Ирек Агишев та бар иде. Ул чарада чыгыш ясаудан баш тартты. “Азатлык”ка шуларны ирештерде:

“Бу каршылык чарасында Торатауны яклаучы юк. "Сода" кушылган очракта да Торатауны якламаячаклар. Шуңа без бу чарага битараф”, диде.

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда Русия президенты Владимир Путин һәм хөкүмәт җитәкчесе Дмитрий Медведевтан "Сода"ны башка компанияләргә кушуга чик куярга соралган.
XS
SM
MD
LG