Accessibility links

"Нефтеюгански мәчете имамы ярдәмчесен ваһһаби кыйнаган"


Нефтьюгански мәчете
Нефтьюгански мәчете

Нефтеюгански мәчете имамы ярдәмчесе 70 яшьлек Рамил хәзрәт Гәрәевне 30 яшьләр тирәсендәге дагыстанлы "намазны дөрес укымыйсың" дип кыйнап ташлаган. Рамил хәзрәт хәзер хастаханәдә, дагыстанлы шәһәрдән качкан.

Ханты-манси автоном бүлгесе мөселманнары диния идарәсе рәисе Таһир хәзрәт Саматов сүзләренчә, бу хәл 16 гыйнвар көнне була. Өйлә намазыннан соң әлеге дагыстанлы "намазны дөрес укымыйсың" дип, хәзер Нефтеюганскида яшәүче, ә тумышы белән Башкортстаннан булган Рамил хәзрәткә бәйләнә башлый. Хәзрәт үз бүлмәсенә кереп киткәч тә, аның артыннан калмыйча барып, бүлмәгә кереп кыйнап ташлый. Намазга килгәннәр генә аерып ала.

Таһир хәзрәт Саматов
Таһир хәзрәт Саматов
Рамил хәзрәтнең яңак сөяге һәм борыны сынган. "Ул хәзер хастаханәдә ята", диде Таһир хәзрәт. Бу хәлдән соң полиция тикшерү башлаган. Таһир хәзрәт сүзләренчә, кыйнаучы качкан. Үз машинасы белән киткән булырга мөмкин дип әйтүчеләр дә бар.

Ханты-Манси автоном бүлгесендәге мәчетләрдә әлегә кадәр кул күтәрүчеләр булмаса да, элегрәк тә хәнәфи мәзһәбендә гыйбадәт алып баручылар турында начар сүз сөйләп йөрүчеләр булгалаган. Халыкны анда йөрмәгез дип тә үгетләгәннәр. "Бу хәлләр безнең ислам динен мыскыллау булып тора. Алар - ваһһаби юнәлешендәгеләр. Инде хәзер башка диндәгеләр мәчетләрдә үзара җинаять кылалар дип тә сөйләнәчәк", ди Таһир хәзрәт Саматов.

Таһир хәзрәт 18 гыйнвар көнне җомга намазын Нефтеюгански мәчетендә укыды, вәгазь дә сөйләде. Җомгага мең ярымнан артык мөселман килгән. Алар да Рамил хәзрәтне кыйнауны "килешә торган эш түгел, мөселман өммәтенә тап төшерә торган гамәл" дип бәяләгән. Таһир хәзрәт сүзләренчә, полиция башлыгы җинаять эше ачарга вәгъдә иткән.

"Ханты-Манси бүлгесендә ваһһабилар арта"

"Ваһһабилар Ханты-Манси бүлгесендә төрле шәһәрләрдә, Нефтеюганскида да, Покачида да, Сургутта да, Түбән Вартада да, Ханты-Мансиның үзендә дә бар алар. Без аларга гел, ничек укысаң да укы, башка кешенең намазы дөресме, әллә дөрес түгелме, мәсхәрә итү хак түгел, дип аңлату эше алып барабыз. Әлеге ваһһабиларның күпчелеге халык йөри торган мәчетләргә йөри, әмма үзләренең пропагандаларын алып барырга телиләр. Имам вазифаларын алып барыйк әле, дигән тәкъдимнәр дә булгалаган. Нефтеюганскидагы кул күтәргән егет тә әнә шундый тәкъдим белән чыккан булган.

Мәчеткә йөрмәүчеләре дә бар. Алар төрле фатирларда һәм гаражларда җыелалар. Алар йә бер көчәеп китәләр, йә тынып торалар. Каяндыр, төгәл генә әйтеп тә булмый, яңа җитәкчеләре пәйдә була да көчәеп алалар. Ул җитәкчеләре йә Мисырда, йә Согуд Гарәбстанында укып кайткан кеше була. Егетләр үзләре дә кая да булса барып укып кайталар", ди Таһир хәзрәт.

Аның сүзләренчә, Сургут шәһәрендәге (Таһир хәзрәт үзе Сургут җәмигъ мәчетнең имам-хатыйбы) ваһһабилар соңгы вакытта басыла төшкән. Вәгазьләрнең файдасы тигән. "Үзләренчә укысалар да, үз-үзләрен тотышларында үзгәреш бар, элегрәк агрессиврак була иделәр", ди хәзрәт. Ханты-Манси автоном бүлгесендәге башка шәһәрләрдә исә, хәзрәт сүзләренчә, ваһһабиларның артуы сизелә. Уртача 1000 мөселманга 10-15 кеше туры килүен әйтә.

Соңгы вакытта Русиянең нефть-газ табу төбәге булган Ханты-Манси өлкәсендә мәчеткә йөрүче мөселманнар саны арта. Сургут, Түбән Варта, Нефтеюгански кебек эре шәһәрләрдә җомга намазларына ике меңгә кадәр кеше җыелырга мөмкин, ди Таһир хәзрәт.

Аның сүзләренчә, ваһһабиларга басым ясап, полиция тоткарлап кына мәсьәләне хәл итеп булмый, аңлату эшләре генә уңай нәтиҗә бирергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG