Accessibility links

"Нурчылар". Сәет Нурси тәгълиматы белән танышучыларны нигә утырталар


Казанда Сәет Нурси тарафдарларына мәхкәмә. 2018 елның 3 октябре
Казанда Сәет Нурси тарафдарларына мәхкәмә. 2018 елның 3 октябре

Июнь башында медиада АКШта яшәгән ислам рухание Фәтхулла Гүләннең югалуы турында хәбәрләр күренде. Кайбер төрек басмаларында хәтта аның вафат булу ихтималы телгә алынды, әмма бу хәбәрләр әлегә расланмады. Гүлән җәмәгатьчелектә Сәет-Нурси дәвамчысы буларак билгеле. Ул оештырган дип саналган "Нурчылар" хәрәкәте Русиядә тыелды, аның вәкилләре Русиянең башка төбәкләрендәге кебек Татарстан белән Башкортстанда да тоткарланды, Гүлән финанслаган дип саналган татар-төрек лицейлары ябылды. "Нурчылар" кемнәр ул, алар җәмгыятькә куркыныч тудырамы һәм ни өчен кайбер галимнәр мондый оешма юк дип саный?

"Нурчылар" (төрекчә Nurcular, Nur Cemaati) – сөнни мәзһәбтәге ислам идеяләрен таратучы Төркиядәге дини берлек. Беренче дөнья сугышыннан соң Төркия динчесе Сәет Нурсинең (1876-1960) Коръән тәфсирләре нигезендә барлыкка килгән. Әлеге берлек нигездә Төркиядә тамыр җәйгән, шулай ук башка илләрдә дә хәрәкәтнең дәвамчылары бар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, замандашлары һәм тикшеренүчеләр Нурси тәгълиматын толерант дип таный. Ул туганлык, шәфкатьлелек идеяләрен алга сөрә, шәригатьне сакларга өнди һәм Төркиядә сугышчан атеистик тәртип урнаштыруга каршы чыга.

Төркиядә куылалармы?

Мостафа Кемаль Ататөрек хакимияткә килгәч, Төркиядә теләсә нинди дини эшчәнлек тыела. Сәет Нурсиның тәгълиматы да тыела, ә дин әһеле үзе төрмәгә озатыла. Дистәләрчә еллар эчендә ул берничә тапкыр кулга алына, аңа һөҗүм оештырыла, тик мәхкәмә аны еш кына аклап чыга.

Узган гасырның 50нче елларына кадәр Нурси хезмәтләре, Төркиядәге теләсә кайсы башка дин әдәбияты кебек, яшеренеп өйрәнелгән. Әмма берничә елдан илнең парламенты Нурси дәвамчыларының хәрәкәтен канунилаштыра. 1960 елда Нурси үлә, ә аның варисы дип икенче атаклы динче Фәтхулла Гүлән һәм аның "Хезмәт" хәрәкәте санала башлый.

Фәтхулла Гүлән
Фәтхулла Гүлән

1993 елның 24 февралендә Төркиянең Бөек милли җыены "Бик күп кимсетүләр һәм гаделсезлекләр кичергән Бадиуззаман Сәет Нурсиның, шулай ук "Рисале-и Нур" китапларының гадел исемен һәм абруен кире кайтарырга, китерелгән зыян өчен безнең исемнән һәм төрек милләте исеменнән гафу үтенергә" дигән карар кабул итә.

2014 елның 6 ноябрендә Сәет Нурсиның китаплары рәсми рәвештә Төркия дәүләте яклавына алына.

Гүләнме, Нурсимы – кайсы баш?

Формаль яктан Нурси баш, әмма аның үлеменнән соң, янәсе, аның идеясен Гүлән дәвам иткән. Нурсиның якын даирәсе һәм укучылары исә берничә тапкыр Гүлән тәгълиматының Нурси белән бернинди уртаклыгы булмавын һәм аның дәвамчысы булмавын белдерә.

Гүлән... Ниндидер таныш исем

Әйе, аның турында Төркиядәге дәүләт түнтәрелеше омтылышы вакытында ишеткәнегез бардыр.

2013 елның 7 декабрендә Төркиядә финанс җинаятьләренә каршы көрәш идарәсе тарафыннан оештырылган "Зур ришвәт" чарасы уза. Операция барышында Истанбулдагы 28 адреста тентүләр үтә. 52 кеше тоткарлана, алар арасында Төркия Эчке эшләр министрлыгы башлыгының, икътисад министрының, әйләнә-тирә мохит эшләре һәм шәһәр төзелеше министрларының уллары була. Эрдоганның якын даирәсенә коррупция һәм ришвәтчелектә гаепләүләр белдерелә. Эчке эшләр министры Муаммәр Гүләр, евроинтеграция мәсьәләләре министры Эгемен Багыш, икътисад министры Зафер Чаглаян, әйләнә-тирә мохит һәм шәһәр төзелеше министры Эрдоган Байрактар, шулай ук Төркия дәүләт банкы Halk Bankası башлыгы Сөләйман Асланга каршы ришвәтчелек турында эшләр ачыла, соңгысының йортында тентү барышында $4,5 млн акча табыла. Коррупциягә каршы операция иминлек органнары тарафыннан озак һәм бик яшерен шартларда хәзерләнә.

Бу вакыйгалардан соң моңа кадәр бер-берсенә терәк булган Эрдоган белән Гүлән арасыннан кара мәче уза. Берникадәр вакыттан соң Эрдоган даирәсе "гүләнчеләр" бик тирәнгә киткән дип игълан итә: янәсе, алар ил эчендә параллель дәүләт төзегәннәр, барлык министрлыкларга һәм иминлек органнарына үз кешеләрен керткән, массакүләм мәгълүмат чараларын басып алганнар. Әйтергә кирәк, Гүлән үзе 1999 елдан бирле АКШта яши.

Нәтиҗәдә Эрдоган Гүләнне 2013 елда дәүләт түнтәрелешен оештыру омтылышында гаепли. 2014 елның 19 декабрендә Истанбул мәхкәмәсе Гүләнне кулга алу турында карар чыгара һәм Интерполдан аны халыкара эзләүгә игълан итүен сорый, ләкин Төркия хакимиятенең бу таләбе кире кагыла.

Төркиядә аңлашыла. Ә Русиядә алар тыелганмы?

Әйе. Әмма башта бераз моның тарихына күз салыйк. Интернетта "Нурчылар" турындагы беренче яңалыклар 2002 елның декабрендә чыга, анда Русия ФСБсының "Нурчылар" дини сектасы" эшчәнлеген туктатуы, секта әгъзаларының шымчылык белән шөгыльләнүе турында әйтелә.

Матбугат чаралары белән очрашуда Федераль иминлек хезмәте җитәкчесе Николай Патрушев Төркиянең дини-милләтчел сектасы Русиядә үзе төзегән фондлар һәм коммерция фирмалары аша эш иткән һәм "шымчылар мәнфәгатьләрендә киң спектрлы бурычлар башкарган", дип белдерә. Аның сүзләренчә, алар "Төньяк Кавказда барган процесслар турында мәгълүмат җыя, Русия яшьләрен пантюркизм һәм панисламизм идеялары ягыннан эшкәртә, җирле хакимият структураларында Төркия яклы лобби формалаштыра, хокук саклау органнарына һәм иҗтимагый берләшмәләргә керү максатларында үгетләүчеләрне өйрәнә".

Сәет Нурси
Сәет Нурси

Федераль иминлек хезмәте башлыгының бу белдерүе "Нурчылар" дәвамчыларын эзәрлекләүгә юл ача. Ул вакытта Башкортстан, Дагыстан һәм Карачай-Чиркәстә оешманың 50 әгъзасын тоткарлыйлар. 2002-2004 елларда Русиядән егермегә якын Төркия ватандашы куып чыгарыла.

2005 елның мартында Татарстанда Русия Җинаять кодексының 282 маддәсе ("Нәфрәт яки дошманлык уяту, шулай ук кеше абруен кимсетү") нигезендә оешмага карата җинаять эше ачылды, әмма 2006 елда, гаепле кешеләр табылмаганлыктан, тикшерү эше туктатыла.

2005 елның августында Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан идарәсе "Нурчылар" бүлекчәсен юк итүе турында игълан итте. Хәрәкәт тарафдарларының фатирларында радикаль әдәбият табылды; тик нинди китаплар турында сүз баруы билгесез. Татарстанда сектаның төп идеологы дип Төркия ватандашы Аджар Тахсин аталды, ул канунсыз мигрант буларак Русиядән сөрелде.

Татарстан прокуратурасы 2006 елда Мәскәүнең Коптево район мәхкәмәсена мөрәҗәгать итеп Сәет Нурсиның китапларын экстремист әдәбият дип тануга иреште. Шул ук вакытта Оренбурның Ленин район мәхкәмәсе Гүләнның "Гомер белән туган фикерләр" (I том), "Критерийлар яки юлда утлар", "Пәйгамбәр Мөхәммәд – кешелек нәселе" (I һәм II том) һәм "Тормыш һәм ислам дине" китапларын экстремистик материаллар исемлегенә кертте.

Прокурор экспертларның - дүрт психолог һәм психиатрның фикерен китерде. Экспертлар югарыда телгә алынган текстларда иррациональ кыйммәтләр һәм карашлар формалаштыру максатында укучыга аңлы рәвештә йогынты ясарга омтылыш ясалганын ачыклый. 2006 елның 4 августында Русия мөфтиләр шурасы теология фәннәре докторы һәм дини фәлсәфә өлкәсендәге фән докторыннан торган экспертлар төркеменең альтернатив бәяләмәсен китерде. Әлеге экспертлар Сәет Нурсиның үз китапларында Ислам доктринасы нигезләрен аңлатуын һәм Коръәнгә аңлатма бирүен ачыклый. "Китапларда нинди дә булса экстремистик фикерләр юк һәм алар көчләүгә яки дини дошманлыкка өндәмиләр", - диелә экспертизада.

Берничә теолог, мөфти һәм экспертларның китаплар бернинди куркыныч та тудырмый дип белдерүенә карамастан, 2007 елның 21 маенда Коптево район мәхкәмәсе Сәет Нурси авторлыгындагы китапларны экстремист материал дип таныды.

2008 елда Русия Югары мәхкәмәсе, баш прокуратура үтенечен канәгатьләндереп, "Нурчылар" дини оешмасының экстремист дип таныды һәм аны Русия җирлегендә тыйды. Мәхкәмә белгечләр фикерен кире какты, бары тик психология, социаль психология һәм лингвистика өлкәсендәге экспертиза гына дәгъвада каралган текстларның мәгънәсен билгеләүдә нигез булып тора, дип билгеләде.

Ә Русиядә алар нишләде?

"Нурчылар" Русиядә 90нчы еллар уртасында нигезләнде. Бу елларда берлек Русия территориясендә утыздан артык махсус мәктәп, университетлар каршында берничә бүлек һәм курслар ача алды. Алга таба алар, Русия мәгариф системына туры килмәү сәбәпле, Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ябылды яки үзгәртелде.

Мондый биналарның күбесе нәкъ менә Татарстанда Русия-Төркия фондлары һәм коммерция оешмалары тарафыннан булдырылды. 2007 елда барлык татар-төрек лицейларын Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм прокуратура тикшерә башлады. Тикшерү күп кенә хокук бозулар таба, лицейларны балаларны идеологик эшкәртүдә гаеплиләр һәм чит ил – Төркия ватандашларын эшкә яллау тәртибен бозу турында белдерәләр. Нәтиҗәдә, лицей һәр укытучысы өчен 250 мең сум штраф түли, ә Төркиядән китерелгән 44 укытучы Русиядән китә.

Мондый беренче лицейлар Татарстанда 1992 елда ачылды. Республикада алар барлыгы җиде иде, өчесе Казанда булды. Лицейчылар берьюлы дүрт телне – рус, татар, инглиз һәм төрек телләрен өйрәнде. Аларда белем дәрәҗәсе Татарстанда иң яхшыларның берсе иде, бу шунда ук лицейларны төбәктәге иң абруйлы уку йортлары итте.

Русиядә чынлап та аларның тарафдарларының күбесен утырталармы?

Төгәл билгеле түгел, әмма массакүләм мәгълүмат чараларына таянсак, әйе, күп. Мондый эшләр Татарстанда, Башкортстанда, Новосибирскида, Тулада, Дагыстанда һәм Русиянең башка төбәкләрендә ачылган.

Татарстанда "Нурчылар"га каршы җинаять эше беренче тапкыр 2005 елның мартында, "Нәфрәт йәки дошманлык уяту, шулай ук кешенең абруен кимсетү" маддәсе нигезендә ачылды. 2005 елның декабрендә Татарстан кешеләре республиканың Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга ачык хат белән мөрәҗәгать итеп, Сәет Нурси китапларын өйрәнүче мөселманнарны нигезсез рәвештә эзәрлекләүләргә ризасызлык белдерде. Бу хат медиада һәм мөселманнар арасында киң таралды.

2006 елда бу эшне тикшерүне вакытлыча туктаттылар, сәбәбе — гаеп белдереп, җавапка тартылырга тиешле зат ачыкланмау, диелде. Тик шул ук көнне яңа маддә нигезендә тагын бер җинаять эше ачылды. Бу "Ватандашларның шәхесенә һәм хокукларына каршы килүче дини оешма төзү" маддәсе иде. Чаллыда Сәет Нурси китапларын күмәкләшеп укыган олы яшьтәге иллеләп ханыма прокуратурадан шалтыратып, аларны шаһит буларак сорау алуга чакырулар башланды. Сорау алулар ФСБ кешесе янында уздырылган, шаһитларга, Сәет Нурси китапларын уку нәтиҗәсендә сәламәтлекләренә зыян килгән булу ихтималын тикшерү өчен, психология-психиатрия экспертизасы узарга тәкъдим ителгән.

Зыян күрүчеләр табылмаганга, бу эшне алга таба алып бару мөмкинлеге күренми, шуңа да 2007 елда эш туктатылган дип фаразлана. Ләкин Нурси белән бәйле эзәрлекләүләр туктамый. 2007 елда Татарстан прокуратурасы мөрәҗәгать иткәннән соң, Мәскәүнең Коптев район мәхкәмәсе Сәет Нурси китапларында экстремизм чалымнары таба. Мәхкәмәнең әлеге карарын матбугат чаралары "хисле һәм белдексез" дип бәяләде, бу карарны кабул иткәндә мәхкәмәнең "халыкара экспертларга да, Русиянең төп мөфтиләренә һәм хәтта кеше хокуклары вәкиленә дә" колак салмавы искәртелде, әлеге карар белән "Төркиядә иң толерант, сәясәттән читтә торучы һәм хәтта сентименталь булган дин белгече" хезмәтләре эзәрлекләнә, диелде.

2021 елга кадәр Сәет Нурси китапларының тәрҗемәләре генә тыелган булса, Татарстан прокуратурасының Чаллы шәһәр мәхкәмәсенә административ шикаять белән мөрәҗәгать итүеннән соң бу исемлеккә аның төрек телендә басылган хезмәтләре дә кертелде. Прокуратура мөрәҗәгатендә барлыгы 163 хезмәт турында сүз бара. Бу гамәлләрдән соң Сәет Нурси китапларын төрекчә укучыларны да эзәрлекләүләр башланды.

Әйтик, 2021 елның 25 гыйнварында Нурси китапларын төрекчә һәм иске татар теленә охшаш төрек (госманлы) телендә укыган әбиләр хөкем каршына бастырылды. Golosislama.com сайты шулай дип язды: "Чаллыда яшәүче татар әбиләре узган елның мартында узган тентүләрдән соң Төркиядә танылды. Русиядә буласы мәхкәмә алдыннан Төркиядә дистәләрчә мең мөселман социаль челтәрләрдә аның Русия мөселманнары өчен хәерле бетүен теләп дога кылырга чакыра, зикерләр әйтелә, Коръән укыла, өстәмә намазлар укыла".

2020 елны Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе "Әл-Иман" мәчетенең элекке имам-хатыйбы, Русия ислам университетының элеккеге укытучысы Габдрахман Наумовны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Ул Русиядә экстремист дип танылган һәм тыелган "Нурчылар" оешмасы эшчәнлеген оештыруда һәм аны финанслауда гаепле дип табылды.

2021 елны "Нурчылар" оешмасының эшчәнлеген оештыруда гаепләнүче Казан химия-технология университетының доценты, химия фәннәре кандидаты Владимир Катновны тоткарланды.

Мәхкәмәнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тикшерү фаразларына күрә укытучы "2019 елның февраленнән 2021 елның ноябренә кадәр "Нурчылар" халыкара дини экстремист берләшмәсенең Татарстандагы структурасында җитәкче булып торган, республикада әлеге канунсыз берләшмәнең төркемнәре эшчәнлеген оештырган".

КНИТУ-КХТИның матбугат хезмәтендә "тоткарланучы турында хезмәттәшләре бернинди начар әйбер әйтә алмый, аны уңай яктан бәялиләр, университетта Катнов тарафыннан хокук бозардай эшчәнлек алып барылмады", дип белдерделәр.

Шулай ук 2021 елны Чаллыда 39 яшьлек Хунар Агаев, 28 яшьлек Айдар Сагеев һәм 22 яшьлек Амрах Әхмәдов "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмә белән җитәкчелек итүдә" гаепләү нигезендә җинаять эше ачылды (Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). ФСБ белдерүенчә, алар 2020-2021 елларда "Нурчылар" оешмасын булдырган.

"Нурчы"ларны хөкем итәләр, ә аларны кемдер куркыныч түгел дип саный

Алай гына да түгел, кемдер хәтта мондый оешма юк дип тә саный. "Сова" хокук яклау үзәге мәгълүматына күрә, Русиядә "Нурчылар" җәмгыяте оешма буларак эшләми. Әлеге үзәктә "Нурси хезмәтләрен өйрәнгән өчен генә эзәрлекләнүгә дучар булган, берләшмәнең аерым дәвамчылары гына бар", - дип саныйлар.

Гүләнгә багышланган рус телле сайтта "Нур җәмәгате" - мөселман җәмгыятьләренең Сәет Нурси язган "Рисале-и Нур" ("Нур хатлары") китаплар сериясеннән килгән исеме, диелгән.

"Нур" – гадәттә Рисале-и Нур" китапларын укыган, күчереп язган, тараткан, сылтама ясаган яки башка уңай мөнәсәбәт белдергән кешеләрнең барысын да үз эченә ала торган бик киң төшенчә. Төркиядә бу – халыкның яртысы. "Нурчылар" оешма буларак юк, Сәет Нурси орден, секта яки шуңа охшаш нәрсә булдырмаган", – диелгән сайтта.

Русиядә кеше хокуклары шурасының элеккеге вәкиле Владимир Лукин Мәскәүнең соңрак китапларны экстремистик дип таныган Коптево мәхкәмәсенә мөрәҗәгать юллый, ул Сәет Нурси китапларын "дини-дидактик әдәбият"ка кертә, һәм мөрәҗәгатькә үз аппаратының фикерен беркетә, аның нигезендә "китапларда һәм брошюраларда ватандашларның дөньяви сайлауларына (дини яки дини булмаган) каршылык юк һәм бигрәк тә нинди дә булса дини дошманлыкка һәм түземсезлеккә чакыру юк".

Русия ислам университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин әйтүенчә, Сәет Нурси хезмәтләрендә пантюркизм турында да, панисламизм турында да бер тапкыр да телгә алынмый. "Аны төрле экстремистлар белән бер рәткә кую наданлык күрсәтү генә түгел, ә мондый пландагы дин эшлеклеләренең бүген киресенчә кирәклеген аңламау да булыр иде. Чөнки алар проблемнарны тыныч юл белән хәл итәргә һәм әхлакый камилләшергә чакыра", – дип белдерде ул "Ислам авазы" ("Голос Ислама") мәгълүмати-аналитик порталына биргән интервьюсында.

Халыкара оешмалар, шул исәптән АКШның дин тоту иреге комиссиясе һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русияне "Нурчылар"ны һәм Нурси китапларын экстремистик дип тану турындагы карарларны яңадан карауны сорый.

2018 елның 28 августында Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе Сәет Нурси әсәрләрен Русиядә экстремистик дип тануга кагылышлы карар чыгарды. Әлеге шикаятьне Ибраһим Ибраһимов дигән кеше һәм тагын ике кеше тапшырган. Мәхкәмә китапларны тыю вакытында аларның таралуы нинди дә булса дини киеренкелеккә яки башка тискәре нәтиҗәләргә китерүгә, бигрәк тә көч куллануга бернинди дәлилләр дә китерелмәгән, дип билгеләде.

Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия мәхкәмәсе барышында экспертиза уздыру кагыйдәләре бозылган дигән нәтиҗәгә килде, әлеге кагыйдә нигезендә экспертлар юридик сорауларга җавап бирергә тиеш түгел. Европа мәхкәмәсе шундый нәтиҗәгә килде: Нурси китапларын экстремистик дип тану һәм аларны тыю турындагы эшләрне караганда, Русия мәхкәмәләре эшкә яраклы нигезләмә китермәгән. Европа мәхкәмәсе Ибраһимовка мораль зыян компенсациясе буларак 7500 евро билгеләгән.

Белешмә: "Нурчылар"

"Нурчылар" – Төркиядә дин галиме Сәид Нурси (1876-1960) нигез салган оешма. 2008 елда "Нурчылар" Русиядә экстремистик дип танылды һәм тыелды. Халыкара оешмалар, шул исәптән АКШның дин иреге комиссиясе һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән бу карарны яңадан карауны сорады.

2014 елда Чаллыда әлеге оешмада катнашуда гаепләнеп, пенсия яшендәге берничә хатын-кыз эзәрлекләнгән иде. Моннан тыш Казанда, Уфада да эзәрлекләнүчеләр бар.

2021 елда мәхкәмә Сәид Нурси китапларын укыган Чаллыдан 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

Язманың оригиналы: "Idel.Реалии"

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG