Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нурчылар" эшендә шикләнелеп тоткарланган өч татарстанлының эше мәхкәмәгә тапшырылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шикләнелүчеләр гаебен танымый.

Татарстан тикшерү комитеты "Нурчылар"әгъзалары булуда шикләнелүче өч Чаллы кешесенең җинаять эшен мәхкәмәгә тапшырган. Бу хакта "ОВД-Инфо" яза.

Хунар Агаев, Айдар Сәгыев һәм Амрах Ахмәдовны Русиядә тыелган "Нурчылар" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда шикләнәләр.

39 яшьлек Агаевны, 28 яшьлек Сәгыевне һәм 22 яшьлек Әхмәдовны узган елның 23 ноябрендә, экстремист оешма эшчәнлеген оештыру һәм анда катнашу маддәләре нигезендә тоткарлаганнар иде. 25 ноябрьдә ир-атларны тикшерү изоляторына яптылар.

Тикшерү фаразынча, ике шикләнелүче 2020 елда Чаллыда "Нурчылар" оешмасын оештырган, ә өченчесе актив рәвештә аның эшчәнлегендә катнашкан. Тикшерү оешманың җитәкчесе дип Агаевны саный, Сәгыев – аның ярдәмчесе булган ди. Шикләнелүчеләр гаебен танымаган.

Соңгы елларда Русиядә экстремистларны дин тотучылар арасында эзләү күренеше киң таралды. 2021 елда сәяси сәбәпләр белән төрмәгә ябу очраклары күп булды. "Традицион ислам"нан читкә тайпылган дип саналучы мөселманнар гына түгел, сәяси карашлары һәм эшчәнлекләре белән хакимиятнең ачуын чыгарганнар да эзәрлекләнде.

Арым алганда, узган ел 2 ноябрьдә Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе "Әл-Иман" мәчетенең элекке имам-хатыйбы, Русия ислам университетының элекке укытучысы Габдрахман Наумовны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды.

Ул Русиядә экстремист дип танылган һәм тыелган "Нурчылар" оешмасы эшчәнлеген оештыруда һәм аны финанслауда гаепле дип табылды.

Шулай ук былтыр Чаллы шәһәре мәхкәмәсе бер төркем ханымнар белән Сәид Нурси китапларын укыган 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү карары чыгарган иде. Нәкыя Шәрифуллина экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда гаепләнде (Русия Җинаять кодексының 282.2 маддәсенең 1нче бүлеге).

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG