Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мин беркайчан да экстремистик карашларны хупламадым." Ислам белгече Габдрахман Наумов 6,5 елга хөкем ителде


Габдрахман Наумов мәхкәмә утырышында, 2 ноябрь 2021

2 ноябрь Казанның Идел буе районы мәхкәмәсендә "Әл-Иман" мәчетенең элекке имам-хатыйбы, Русия мөселманнары диния нәзарәте голәмә шурасы әгъзасы, "Әл-Әзһар" университетын һәм Русия ислам университетын тәмамлаган белгеч, дүрт бала атасы Габдрахман Наумов соңгы сүзен әйтте. Мәхкәмә аны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды.

Габдрахман Наумов узган елның мартында Русиядә экстремистик дип танылган "Нурчылар" оешмасы бүлеген җитәкләүдә шикләнеп кулга алган иде. Җәмгыятьткә куркыныч тудырмаса да, ул шуннан бирле тикшерү изоляторында утырды, аны өй сагына күчерергә дә рөхсәт итмәделәр. Туганнары белән күрешү ярамады, алар мәхкәмә утырышына да кертелмәде.

Тикшерү эшләре һәм мәхкәмәләр барышында Татарстан Диния нәзарәте мәхкәмә өчен Габдрахман Наумовның шәхесенә һәм эшенә карата уңай бәяләмә дә әзерләде, Мәскәү мөфтие Илдар Әләүтдинов, Русия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да сорау алу вакытында аны бары уңай яктан гына тасвирлады.

19 октябрь мәхкәмә утырышында прокурор Габдрахман Наумовка 8,5ел колония җәзасы сораган иде. Аны яклаучы Руслан Нәгыев, гаепләү өчен дәлилләр бөтенләй юк, гаепләү ягыннан булган шаһитләр дә Наумовтан турыдан-туры "нурчылар" турында берни ишетмәгән, дип белдерде.

Габдрахман Наумов һәм аны яклаучы Руслан Нәгыев мәхкәмә утырышында, 2 ноябрь 2021
Габдрахман Наумов һәм аны яклаучы Руслан Нәгыев мәхкәмә утырышында, 2 ноябрь 2021

2 ноябрь мәхкәмә утырышында Габдрахман Наумов соңгы сүзен әйтте. Ул үзенең беркайчан да экстремистик, радикаль карашта тормавын, киресенчә, андый караштагы кешеләргә карата һәрвакыт каршы торуын белдерде. Аңа ышаныч белдергән, дога кылып торган мөселманнарга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Мин беркайчан да экстремистик, радикаль карашларны хупламадым

— Мин беркайчан да экстремистик, радикаль карашларны хупламадым, андый карашны дәгъватламадым, үзем дә андый юнәлешле дин тотмадым. Киресенчә, һәрвакыт радикализм, исламизм чагылышларына каршы көрәштем. Бу өлкәдә квалификацияне күтәрүче төрле чараларда катнаштым, Русия ислам университетында эшләгәндә дә үз җитәкчелегем, өлкән хезмәттәшләрем, имамнар, мөфтиләр тарафыннан да һәрвакыт яхшы сүзләр генә ишеттем һәм эшем дә гел яхшы бәяләнде. Башкача булса, бу өлкәдә бөтенләй эшли алмас идем. Рухани, укытучы буларак, мин бернинди канун бозучы гамәлләр кылмадым. Үзем дә традицион ислам кысаларында гына дин тоттым һәм шуны гына өйрәттем.

Безнең югары уку йортында, ягъни Русия ислам университетында уздырылган төрле чараларда катнаштым. Шундый проектларның берсе "Яшьләр бистәсе" дигән акция булды. Анда башка хезмәттәшләрем, укытучылар да катнашты. Болар 2017 елга кадәр үк, мин университеттан эштән киткәнче булды. Ә эштән китүем килеп туган финанс кыенлыклар белән бәйле иде.

2017 елдан башлап мин укытучылык эшен минимумга кадәр киметтем, "Әл-Иман" мәчетендә икенче имам-хатыйп булып эшли башладым, җомга вәгазьләрен уздыра идем. Русия мөселманнары диния нәзарәте голәмә шурасы әгъзасы буларак, күбрәк фәнни эш белән шөгыльләндем, фәнни эшләрне тәрҗемә иттем, докладлар әзерләдем. Күп балалы гаиләмне тәэмин итү һәм өлкән яшьтәге әти-әниемә ярдәмләшеп тору өчен мин 2017 елның октябрендә шәхси эшмәкәр буларак теркәлдем һәм урын-җир кирәк-яраклары, текстиль сата башладым. Бу ике ел чамасы дәвам итте.

"Яшьләр бистәсе" проектының финанс кыенлыклары килеп тугач, Әхмәт Насыйбуллин ("Яшьләр бистәсе" проектын башлап җибәрүче - ред.) миңа да, башкаларга да проектка ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Башта аларга ярдәмләшергә акчам юк иде, эшмәкәр булган чакта, йөрәк кушуы буенча бу проектка сәдака итеп ярдәм итеп тордым. Бу акчалар конкрет кешеләргә күчерелмәде, ә транспорт чыгымнарына, балаларга бүләккә, студентларга ашауга күчерелде.

Үземне "Нурчылар" дип аталучы экстремист оешманы оештыручы дип атауны танымыйм

Үземне "Нурчылар" дип аталучы экстремист оешманы оештыручы дип атауны танымыйм, экстремистлык һәм радикальлекнең бернинди чагылышын да кабул итмим. Хокукчы һәм рухани буларак, үз сүзләремне Коръәннән өземтәләр, хәдисләр аша дәлилләп тә күрсәтә алам. Андый чагылышлар бары тик негатив һәм начарлык кына китерүенә, исламның сафлыгына тап төшерә дип ышанам. Башка конфессияләр белән мин бары тик дустанә мөнәсәбәтләрдә булу, үзара аралашып яшәү хакында гына вәгазьләр сөйләдем.

Казан шәһәре мэриясе мөселман һәм православ руханилары арасында оештырган хоккей уеннарында да һәр якшәмбе уйнадык. Православлар белән беренче фәнни киңәшмәләрне оештыручыларның берсе дә мин идем. Без Вәлиулла Якупов белән түгәрәк өстәл ясап, мөселманнарга һәм православларга хас уртак проблемнар: бу заман тенденцияләре булган наркомания, эчкечелек, алласызлыкка каршы тору чаралары турында сөйләштек.

Мөмкинлектән файдаланып, гаделлеккә ышаныч белдереп, минем аклануым һәм азат ителүем өчен дога кылып торган барча мөселман өммәтенә рәхмәтемне белдерәм. Аерым әйткәндә, безнең мөфтиебез Камил Сәмигуллинга, җылы сүзләре һәм теләкләре өчен, элекке җитәкчем Рәфыйк Мөхәммәтшинга һәм бу эштә минем яклы чыгыш ясаган һәр экспертка, шаһитләргә Аллаһының рәхмәтләре яусын.

Аерым кешеләргә, ниндидер төркемнәргә минем беркайчан да экстремистик карашлар таратканым булмады

Шуны да искәртәсем килә: гаепләүче ягыннан килгән шаһитләр дә минем кайчан да булса ниндидер экстремистик фикерләр белдерүем, халыкка таратуым турында әйтмәде. Һәм бу дөрес тә! Аерым кешеләргә, ниндидер төркемнәргә минем беркайчан да экстремистик карашлар таратканым булмады, чөнки алар минем иманыма һәм тормыш позициямә каршы.

Азактан шуны әйтергә телим: дәүләт алдында минем намусым чиста, минем аңа беркайчан бернинди зыян эшләгәнем булмады. Шуларны исәпкә алып, канунлы, гадел карар кабул итүегезне сорыйм, - диде Наумов мәхкәмәдә.

* * *

Идел буе районы мәхкәмәсе Габдрахман Наумовны гаепле дип тапты һәм 6 ел да 6 ай колония җәзасы билгеләү турында карар чыгарды.

Наумовның яклаучысы Руслан Нәгыев бу карар белән риза түгеллеген, аны аппеляциягә бирәчәге турында белдерде.

ФСБ Габдрахман Наумовны 2020 елның март ахырында тоткарлаган иде. Ул Русиядә экстремистик дип танылган һәм тыелган "Нурчылар" оешмасы бүлеген җитәкләүдә шикләнелде (Җинаять кодексының 282нче маддәсе 2нче бүлеге — экстремистик оешма эшчәнлеген җитәкләү). Әлеге маддә нигезендә гаепләнүчегә 6-10 ел төрмә яный ала.

Габдрахман Наумов

Габдрахман (Альберт) Наумов — 1976 елда Казанда туган. 1999-2003 елларда Каһирәдә Әл-Әзһәр университетында фикх юнәлешендә белем алган, соңрак Русия ислам институтының теология факультетын тәмамлаган. Аннары шул ук институтта укыткан. Наумов ислам хокукы өлкәсендә иң яхшы белгечләрдән санала. Русия ислам институтында дин фәннәре кафедрасында өлкән мөгаллим дәрәҗәсендә эшли, ислам дине мәсьәләләренә кагылышлы төрле конференция, чараларда катнаша. 2013 елдан Татарстан мөселманнары диния назәрәтенең голамә шурасы әгъзасы.

Быел шулай ук Чаллы шәһәре мәхкәмәсе бер төркем ханымнар белән Сәид Нурси китапларын укыган 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү карары чыгарган иде. Нәкыя ханым Нәкыя Шәрифуллина экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда гаепләнде (Русия Җинаять кодексының 282.2 маддәсенең 1нче бүлеге)

19 октябрь Чаллы прокуратурасының бу карарны шикаять итүе билгеле булды.

Июль башында Чаллы шәһәре мәхкәмәсенең Сәид Нурси китапларын экстремист дип танып, аларны тыю турындагы карарын Татарстан Югары мәхкәмәсе канунсыз дип тапкан иде.

Белешмә: "Нурчылар"

"Нурчылар" – Төркиядә дин галиме Сәид Нурси (1876-1960) нигез салган оешма. 2008 елда "Нурчылар" Русиядә экстремистик дип танылды һәм тыелды. Халыкара оешмалар, шул исәптән АКШның дин иреге комиссиясе һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән бу карарны яңадан карауны сорады.

2014 елда Чаллыда әлеге оешмада катнашуда гаепләнеп, пенсия яшендәге берничә хатын-кыз эзәрлекләнгән иде. Моннан тыш Казанда, Уфада да эзәрлекләнүчеләр бар.

2021 елда мәхкәмә Сәид Нурси китапларын укыган Чаллыдан 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG