Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Сәет Нурси китаплары укыган өчен хөкем ителгән Нәкыя Шәрифуллинаның шартлы җәза карарын шикаять итте


Мәхкәмә 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган иде.

Татарстан Югары мәхкәмәсенә Чаллы прокуратурасыннан шикаять килгән. Күзәтү оешмасы 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага Сәет Нурси китапларын укыган өчен шартлы җәза бирү белән риза түгел. Прокуратура бу турыда протест биргән. Моның турында Азатлыкка Шәрифуллинаның адвокаты Руслан Нәгыев сөйләде.

Аның сүзләренчә, эшне Татарстан Югары мәхкәмәсендә караячаклар.

2021 елның августында Чаллы шәһәре мәхкәмәсе бер төркем ханымнар белән Сәид Нурси китапларын укыган 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

Прокуратура аңа 7 ел колония җәзасы сораган иде. "Бу эштә әле нокта куелмады, аны Югары мәхкәмәдә карау булачак", диде адвокат.

Нәкыя Шәрифуллина экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда гаепләнгән иде (Русия Җинаять кодексының 282.2 маддәсенең 1нче бүлеге).

Узган елның 25 мартында Татарстанның Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәкыя Шәрифуллина һәм тагын берничә мөслимәнең өендә тентү уздырып, алар укыган төрек дин галиме Сәид Нурси китапларын алып киттеләр.

Соңыннан җинаять эше ачылды, мәхкәмә Нәкыя Шәрифуллинага өй сагына утырту карары чыгарды. Сигез ай өй сагында утырганнан соң, карар шәһәрдән читкә чыкмау шартына үзгәртелде.

63 яшьлек Нәкыя ханым Русиядә "Нурчылар" оешмасын оештыруда гаепләнде. Нурсиның "Рисәлә әл Нур" китапларының урысчасы Русиядә тыелган. Нәкыя Шәрифуллина сүзләренчә, алар китапларның урысчасын түгел, төрекчәсен укый. Шуңа ул мәхкәмәнең гаепләүләре белән килешми. 60-80 яшьлек ханымнар белән Сәид Нурси китапларын укыган Шәрифуллина элек 100 мең сум штрафка тартылган иде инде.

Июль башында Чаллы шәһәре мәхкәмәсенең Сәид Нурси китапларын экстремист дип танып, аларны тыю турындагы карарын Татарстан Югары мәхкәмәсе канунсыз дип тапкан иде.

  • 2020 елның 22 октябрендә язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова гаделсез эзәрлекләү турында Төркия президенты Рәҗәп Таип Эрдоганга хат язды, аннан татар мөслимәләрен яклавын сорады. Шундый ук эчтәлектәге хат 25 октябрь көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да юлланды. 2020 елның 20 ноябрендә Фәүзия Бәйрәмовага Төркия президентына хат язган өчен Чаллы шәһәре прокуратурасына чакыртып, кисәтү ясадылар.

"Нурчылар"

"Нурчылар" – Төркиядә дин галиме Сәид Нурси (1876-1960) нигез салган оешма. 2008 елда "Нурчылар" Русиядә экстремистик дип танылды һәм тыелды. Халыкара оешмалар, шул исәптән АКШның дин иреге комиссиясе һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән бу карарны яңадан карауны сорады.

2014 елда Чаллыда әлеге оешмада катнашуда гаепләнеп, пенсия яшендәге берничә хатын-кыз эзәрлекләнгән иде. Моннан тыш Казанда, Уфада да эзәрлекләнүчеләр бар.

2021 елда мәхкәмә Сәид Нурси китапларын укыган Чаллыдан 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG