Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Фәүзия Бәйрәмовага Эрдоганга хат язуы өчен кисәтү ясаган


Чаллы прокуратурасы
Чаллы прокуратурасы

Фәүзия Бәйрәмованы Чаллы мөслимәләрен яклауны сорап Төркия президентына язган хатлары өчен прокуратурага чакырганнар.

Язучы һәм татар милли хәрәкәте активисты Фәүзия Бәйрәмова Чаллыда прокуратурага чакыртылган. Аңа мөслимәләрне яклап хатлар язган өчен кисәтү ясаганнар. Бу турыда язучы Facebook-та хәбәр итте.

“Бүген мине Чаллы прокуратурасына чакыртып, кисәтү ясадылар. Минем мөслимәләрне яклап, Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга язган хатым Русия өчен куркыныч гамәл булып чыкты! Имеш, минем бу мөрәҗәгатем Русиянең бөтенлегенә яный икән! Ил турында дөрес булмаган хәбәр таратам икән! Әле кемнәрнедер милли һәм дини яктан кимсетәм дә икән... Болар барысы да ялган, әлбәттә! Мин Эрдоганга бу хатны бары тик фактларга нигезләп кенә яздым. Ул фактларның берсен дә юк дип, андый хәлләр булмады, дип әйтә алмыйлар. Русиядә мөселманнарны эзәрлекләүләр, гаепсезгә хөкем итүләр, унбиш- егермешәр елга төрмәләргә утыртулар бара. Аларның гаиләләре, балалары да атасыз калып, зур кыенлыклар кичерә. Мин болар турында кемгә языйм соң?! Русиядә шушы явызлыкларны кылучыларга яза алмыйм бит инде мин! Төркия президентына яздым һәм аның ярдәменә өмет итәм, чөнки ул үзе дә мөселман кешесе” дип язган Бәйрәмова.

Ул прокуратура кисәтүе белән килешмәвен, документ астына бу турыда язып куюын да әйткән.

“Мин бу кисәтүне кабул итмим, гаепләү белән килешмим! Мин мөселман- татар әбиләрен якладым һәм яклаячакмын!” дип яздым дигән ул.

Бәйрәмова алга таба үзенә каршы җинаять эше ачу ихтималы булуын әйтә. “Бу кисәтүләрнең бер начар ягы бар - алар күбәеп китсә, шулар нигезендә, төзәлмәде, дип, миңа каршы җинаять эше ачарга мөмкиннәр. Ахыры, шуңа тырышалар инде, быел гына да өч шундый кисәтү ясалды.” дигән язучы.

22 октябрьдә Фәүзия Бәйрәмова Төркия президентына хат язып, Татарстанда Сәет Нурси тәгълиматен өйрәнүдә гаепләнеп, тәртип саклау оешмалары тарафыннан эзәрлекләнүче мөселман хатын-кызларны яклавын сорады.

Шундый ук хатны ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да юллады.

XS
SM
MD
LG