Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам белгече Габдрахман Наумов ел ярым сак астында. Хөкем карарына кадәр үк экстремистлар исемлегенә кергән


Габдрахман Наумов
Габдрахман Наумов

"Нурчылар" оешмасын булдыруда гаепләнүче ислам белгече Габдрахман Наумовны хөкем итү эше ахырына якынлаша. Дүрт бала атасыннан бернинди куркыныч янамаса да, аны өй сагына күчерү рөхсәт ителми, ул ел ярым СИЗОда утыра. Гаиләсе белән күрешүгә дә күптән түгел генә рөхсәт бирелгән.

30 сентябрьдә Казанда татар ислам дине даирәләрендә күренекле белгеч, Русия мөселманнары диния нәзарәте голәмә шурасы әгъзасы, Казандагы "Әл-Иман" мәчетенең элекке имам-хатыйбы Габдрахман (Альберт) Наумов эшендә чираттагы мәхкәмә утырышы узды. Наумов узган елның март ахырында ук тоткарланган иде һәм хәзерге вакытта Казандагы тикшерү изоляторларының берсендә утыра. Наумов Русиядә экстремистик дип танылган һәм тыелган "Нурчылар" оешмасы бүлеген җитәкләүдә гаепләнә. Хөкем карары булмауга карамастан аны инде экстремистлар исемлегенә кертеп тә куйганнар. Адвокат Руслан Нәгыев Азатлыкка әйтүенчә, алар бу хәлгә канәгатьсезлек белдереп мөрәҗәгать иткән.

"Нурчылар"

"Нурчылар" – Төркиядә дин галиме Сәид Нурси (1876-1960) нигез салган оешма. 2008 елда "Нурчылар" Русиядә экстремистик дип танылды һәм тыелды. Халыкара оешмалар, шул исәптән АКШның дин иреге комиссиясе һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән бу карарны яңадан карауны сорады.

2014 елда Чаллыда әлеге оешмада катнашуда гаепләнеп, пенсия яшендәге берничә хатын-кыз эзәрлекләнгән иде. Моннан тыш Казанда, Уфада да эзәрлекләнүчеләр бар.

2021 елда мәхкәмә Сәид Нурси китапларын укыган Чаллыдан 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

30 сентябрьдә Казанның Идел буе районы мәхкәмәсендә узган утырышта чыгыш ясаучылар булмаган. Мәхкәмә утырышының дәвамы 11 октябрьгә күчерелгән. Руслан Нәгыев фикеренчә, карар чыкканчы әле тагын ике утырыш планлаштырыла.

Руслан Нәгыев
Руслан Нәгыев

— Бу юлы яклау тарафы эшкә Габдрахман хәзрәтнең өстәмә шәхси характеристикаларын беркетте. Татарстан диния нәзарәтеннән дә характеристика бар, барысы да уңай. Мәскәү мөфтие Илдар Әләүтдиновтан да сорау алынды, аннан да алдарак Русия ислам институты ректоры Рафик Мөхәммәтшиннан сорау алынган иде. Алар Наумовны уңай яктан гына тасвирлый, берсе дә аның бу гаепләүләргә катнашы булуын күз алдына да китерә алмый. Мөхәммәтшин үз мөгаллимнәрен даими күзәтеп баруларын әйтте. Аның сүзләренчә, экстремистик оешмаларга тартылыш билгесе күренүгә, алар мондый кеше белән саубуллаша. Габдрахман хәзрәттә мондый билгеләр беркайчан да күзәтелмәгән. Илдар Әләүтдинов гомумән Габдрахман хәзрәтне күптән белүен сөйләде. Габдрахман хәзрәтнең бу гаепләүләргә катнашы булмауга аның иманы камил. Ул бу кешене якыннан белә, экстремистлар бит гадәттә үз-үзләрен тотышы белән дә үзләрен сиздерә, - диде Нәгыев.

Адвокат "Наумовны тикшерү изоляторында тоту һич тә дөрес түгел, чөнки ул бернинди куркыныч тудырмый" дигән фикердә.

Без моны басым ясауның аерым бер төре дип саныйбыз

— Хәзрәт инде былтырның мартыннан бирле СИЗОда утыра. Сак астында тотылу даими озайтылып килә. Без мәхкәмә утырышы саен хәзрәтнең иреген чикләү чарасын үзгәртүне — өй сагына куюны сорыйбыз, чөнки хөкем карарына кадәр СИЗОда сак астында тоту — иң кискен чара. Бу башка йомшаграк чараны куллану мөмкин булмаганда гына бирелә. Хәзрәтне сак астында тотуда нинди ихтыяҗ? Аның беренче тапкыр гына җавапка тартылуы. Гаепләүче як ул шаһитләргә басым ясарга яки качарга мөмкин дип санаса - бер хәл, Наумовның басым ясавына зарланучы кеше юк, һәм ул кулга алынган вакыттан бирле пандемия сәбәпле ил чикләре ябык. Электрон беләзек кидереп контроль астында тотарга булыр иде.

Без утырыш саен мәхкәмәнең сак астында тоту вакытын озайту карарына дәгъва белдереп киләбез, әмма Татарстан Югары мәхкәмәсе район мәхкәмә карарын һаман гамәлдә калдыра килә. Без моны басым ясауның аерым бер төре дип саныйбыз, мәсәлән гаебен таныту өчендер, бәлки. Авыр җинаятьчеләр — наркотиклар белән бәйлеләр, талаучылар, кеше үтерүчеләр белән бергә рәшәткә артында тоталар. Без моны, әлбәттә, канунсыз дип саныйбыз, - ди Нәгыев.

Габдрахман хәзрәт — дүрт бала атасы, араларында балигъ булмаганнары да бар. Гаиләсе белән очрашуны да соңгы мәхкәмә алдыннан гына рөхсәт иткәннәр.

Әле рәсми гаеп мәхкәмәдә расланганчы ук хәзрәт экстремистлар исемлегенә кертелгән. Нәгыев моңа канәгатьсезлек белдереп үз дәгъвасын белдергән. Соңрак Наумов ул исемлектән алынган, әмма аны тагын кертеп куярга мөмкиннәр икән. "Соңгы вакытта әле караганым юк", диде адвокат Руслан Нәгыев.

Руслан Нәгыев сүзләренчә, тикшерү Татарстанда "Нурчылар" җәмгыяте булуга бернинди дә дәлилләр таба алмый.

"Нурчылар" оешмасы Русиядә экстремистик дип танылган. Әлеге маддә нигезендә гаепләнүчегә 6-10 ел төрмә яный ала.

Бер ай элек Чаллы шәһәре мәхкәмәсе бер төркем ханымнар белән Сәид Нурси китапларын укыган 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү карары чыгарды.

Нәкыя ханым Русиядә "Нурчылар" оешмасын оештыруда гаепләнде. Нурсиның "Рисәлә ән-Нур" китабының урысчасы Русиядә тыелган. Нәкыя Шәрифуллина сүзләренчә, алар китапларның урысчасын түгел, төрекчәсен укыган. Шуңа ул бу гаепләүләре белән килешми. 60-80 яшьлек ханымнар белән Сәид Нурси китапларын укыган Шәрифуллина элек 100 мең сум штрафка тартылган иде инде.

Июль башында Чаллы шәһәре мәхкәмәсенең Сәид Нурси китапларын экстремист дип танып, аларны тыю турындагы карарын Татарстан Югары мәхкәмәсе канунсыз дип тапкан иде.

Габдрахман Наумов

Габдрахман (Альберт) Наумов — 1976 елда Казанда туган. 1999-2003 елларда Каһирәдә Әл-Әзһәр университетында фикх юнәлешендә белем алган, соңрак Русия ислам институтының теология факультетын тәмамлаган. Аннары шул ук институтта укыткан. Наумов ислам хокукы өлкәсендә иң яхшы белгечләрдән санала. Русия ислам институтында дин фәннәре кафедрасында өлкән мөгаллим дәрәҗәсендә эшли, ислам дине мәсьәләләренә кагылышлы төрле конференция, чараларда катнаша. 2013 елдан Татарстан мөселманнары диния назәрәтенең голамә шурасы әгъзасы.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG