Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда мәхкәмә Сәет Нурси китапларын экстремист дип таныган


Чаллы шәһәре мәхкәмәсе бинасы
Чаллы шәһәре мәхкәмәсе бинасы

Адвокат Руслан Нәгыев Чаллы мәхкәмәсе карары Татарстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять ителәчәген белдерде.

Чаллы шәһәр мәхкәмәсе прокуратураның Сәет Нурсиның төрек телендәге китапларын экстремист материал дип тану турында таләбен канәгатьләндергән. Бу турыда адвокат Руслан Нәгыев хәбәр итте.

"Мәхкәмә хәтта мәхкәмә башкара торган комплекслы экспертиза билгеләп тә тормады, прокуратура биргән экспертиза белән чикләнде" дигән адвокат.

Нәгыев сүзләренчә, Чаллы мәхкәмәсенең бу карарын алар Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәк.

Дин галиме Сәет Нурсиның төрек телендә чыккан китапларын мәхкәмә экстремистлыкка тикшерәсе гыйнварда билгеле булды. Аныңчы Чаллыда бер төркем мөслимәләргә Сәет Нурси китапларын укыган өчен җинаять эше ачылган иде. Русиядә китапларның урысчасы тыелган, әмма мөслимәләр төрекчәсен укыган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG