Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әбиләргә Сәид Нурси китапларын укучы ханымны экстремист оешма оештыруда гаепләмәкчеләр


Чаллыда яшәүче 62 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинаны Русиядә "Нурчылар" оешмасын оештыруда гаепләргә мөмкиннәр. 60-80 яшьлек әбиләр белән Сәид Нурси китапларын укыган Шәрифуллина элек 100 мең сум штрафка тартылган иде инде.

Узган елның 25 мартында Татарстанның Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәкыя Шәрифуллина һәм тагын берничә мөслимәнең өендә тентү уздырып, алар укыган төрек дин галиме Сәид Нурси китапларын алып китәләр. Нурсиның "Рисәлә әл Нур" китапларының урысчасы Русиядә тыелган. Нәкыя Шәрифуллина сүзләренчә, алар китапларның урысчасын түгел, төрекчәсен укый. Шуңа ул мәхкәмәнең гаепләүләре белән килешми.

— 25 мартта өйгә килеп тентү ясадылар. Китапларның төрекчәләре экстремист саналмаса да, аларны җыеп алып киттеләр. Тентү Чаллыдагы 20 кешедә узды, шуларның сигезеннән китаплар алынды. Шуннан соң җинаять эше ачылды, мәхкәмә мине өй сагына утырту карары чыгарды. Сигез ай өй сагында булдым. Соңрак карар шәһәрдән читкә чыкмау шартына үзгәртелде. Хәзер тикшерү тәмамланып, мәхкәмә каршына бастым. 12 гыйнварда беренче утырыш узды. Мәхкәмә бернинди экспертиза уздырмыйча гына Сәид Нурсиның без укый торган төрекчә китапларын тыелган урысча китапларга тәңгәл килә ди. Без моңа каршы. Монда бит мөфтиләрнең, дин белгечләренең фикер белдерүе кирәк, аларны сорашыгыз диюгә карамастан бернинди гамәл кылынмады. Китапларның төрекчәсен экспертизага җибәрүгә каршы чыктылар.

— Ни сәбәпле мәхкәмә экспертизага җибәрүгә каршы?

— Беренчедән теләкләре юк, икенчедән экспертиза өчен белгечләрне табуы авыр. Дини оешмалар, мөфтиятләр аны таба алыр иде, әмма мәхкәмәнең аларга бирәсе килми. Шуңа без үзебез бу китапларны бәйсез экспертизага бирдек, шулай ук дин әһелләреннән бу китаплар турында бәяләмәләрен җибәрүне сорап яздык. Мөфтиләр Равил Гайнетдин да, Тәлгать Таҗетдин да, Нәфигулла Аширов һәм башкалар да бу китапларның файдалы булуы турында инде фикерләрен белдергәннәре бар, әмма шул сүзләрен тагын бер куәтләп әйтсәләр яхшы булыр иде. Чираттагы мәхкәмә 25 гыйнварга билгеләнгән. Шул вакытка бәлки җибәрерләр. Мөфтиләр дә кисәтелгән. Алар хәтта безне кабул итәргә дә кыймыйлар. Кызганычка, хәзер без шундый хәлдә...

— Экспертиза ясау өчен белгечләр табуы авыр дидегез. Төрекчә белүчеләрне табып буладыр.

— Бу китапны язучы Сәид Нурси төрек түгел, ул көрд булган. Ул язган китаплар чын төрек телендә түгел, госманлы теле дип атала. Ягъни татар шагыйре Габдулла Тукай язган тел. Төркиядә дә аны аңлап бетермиләр. Иске татар телен белгән кешегә күбрәк аңлашыла.

Сез бу китаплар Чаллыда сигез кешедән алынды дидегез. Алар да мәхкәмәгә тартылдымы?

—Юк, мин генә. Мине Русия Җинаять кодексының 282.2 маддәсе нигезендә гаепләмәкче булалар, ягъни Бөтендөнья "Нурчы"лар оешмасының Русиядәге бүлекчесен оештыручысы булып чыгам. Имеш "Рисәлә әл Нур" китабын укыган кешеләр "Нурчы"лар җәмгыятенә кергән була икән. Башта китапларны тыярга, ә аннары инде миңа хөкем карары чыгармакчылар.

Мәхкәмә фикеренчә, без дини кешеләрнең динсезләрдән өстенлеген, ислам диненең башка диннәрдән өстенлеген пропагандалыйбыз, үлемнән курыкмауны белдерәбез, ә үлемнән курыкмагач террорчылар, экстремистлар әзерләргә мөмкинбез. Ниндидер тузга язмаган гаепләүләр. Китапларда язылганнарның капма-каршысында гаеплиләр.

Бу китапларда Коръәннең мәгънәви аңлатмасы гына бирелә. Китапларның төрекчәсен укып та карамыйча, урысчаларына тәңгәл дип әйтеп шундый нәтиҗә чыгармакчылар. Аннары мин укыткан 60-80 яшьлек әбиләр нинди экстремист булсын инде. Без ахирәткә әзерләнәбез. Яшьлегебез динсезлек елларында үтте. Мин үзем дә дингә 35 яшьтә генә килдем.

— Ә сезне ни өчен оешманы оештыручы дип саныйлар?

— Без җыелышкач сөйләшкәннәрне яздырып алганнар, ике ел буе телефонымны тыңлап яздырганнар. Алабуга шәһәреннән Флүрә исемле сукыр әбиебез бар. Ул китапны сукырлар өчен чыгарылган китаптан укырга өйрәнде. Без аны барып укытып йөрдек. Хәзер аңа 83 яшь. Бер тапкыр ул Чаллыга килгәч: "Флүрә апа, арыдыңмы ятып тор", аннары ятып торгач "Намаз була, тәһарәтеңне алып кил" дигәнмен. Шул сүзләрне яздырып алганнар да мине җитәкче дип китереп чыгарганнар. Мин ул сукыр әбигә нинди сүзләр әйтергә тиеш инде? Бик мәгънәсез нәтиҗәләр ясаганнар. Чөнки гаепләрлек башка дәлилләре юк.

— Ул мөслимәләр сезнең өйдә җыеламы?

—Чаллыда фатирыбыз бар. Без аны 20 ел элек мәдрәсәгә йөри торган апалар белән җыелып алдык.

Мин яшьләрне, балаларны укытмадым. Элек үк шундый таләп куелды. Шул өлкән апа-әбиләр белән җомга көнне тулы Коръән укыйбыз, догалар кылабыз, башка көннәрдә җыелып китаплар укыйбыз, бер-беребез укыганны тыңлыйбыз. Алай мәдрәсәләр оештырырга мөмкинлек бирмәделәр. 2014 елда мәхкәмә мәдрәсә оештырып укытуны тыйды, ләкин әбиләр белән бергә җыелырга рөхсәт итте.

— Димәк, шул фатирыгызда сөйләгәннәрне яздырып бару җиһазы куелган булганмы?

—Әйе. Вәгазь укыганымны яздырганнар, шулардан аерым-аерым җөмләләрне тартып алганнар. Аннары ике ел дәвамында минем бөтен телефон сөйләшүләрен яздырып барганнар, ләкин анда бернинди гаепләү сүзләре дә табылмады. Минем гади генә телефон, шул туганнарым белән генә сөйләшәм. Башкалар белән сөйләшергә вакытым да калмый.

Дин дәресләре дип 60-80 яшьлек әбиләргә террор ысулларын өйрәтәм икән

Безнең янга күрше һәм ерак шәһәрләрдән дә мөслимәләр килә. Хәлләре булган әбиләр бер атна торып дин дәресләре укып китәләр. Гаепләү ягы фикеренчә, мин дин дәресләре үткәрү дип бу 60-80 яшьлек әбиләргә экстремизм, террорчылык ысулларын өйрәтәм икән. Әкәмәт инде.

Калининградтан Владивостокка кадәр мәчетләргә барып укытып йөрдем. 29 ел элек мәдрәсәдә укып, аннары мәчет-мәдрәсәләрдә укыта башладым. Басымнар 2007 елда башланды. Ул вакытта Мәскәүдә Сәид Нурсиның урысча берничә китабы тыелды. Беренче эзәрлекләүләр шул елларда булды. Аннары 2014 елда мәхкәмә мине 100 мең сум штрафка тартты. Менә хәзер тагын җинаять эше ачтылар. Шулай тып-тыныч торганда әбиләргә килеп бәйләнүләрен һич аңламыйбыз. Бик аптырашта. Әле сорау алу вакытында да дорфа кыланалар. 80 яшьлек әбиләр белән бик мәрхәмәтсез сөйләшкәннәр. Гаделлек урнаштырырга тиешле полиция ниндидер террорчылардан кебек сорау алу оештырган.

—​Узган ел Казанда Габдрахман Наумов дигән имам тоткарланды. Аны да "Нурчы"лар бүлеген оештыручы дип гаепләделәр. Ул оештыручылар күп булып чыгамы?

—Белмим. Бәлки ул ирләрнеке, мин хатын-кызларныкыдыр инде.

—​Бәлкем бу хакимиятнең пантюркизмнан шүрләведер?

—Юк, без бит сәясәт белән кызыксынмыйбыз, телевизор да карамыйбыз, вакытыбыз да юк. Бары "Рисалә әл Нур"дан Коръән мәгънәләрен укыйбыз. Гарәпчәне 100% белсәк тә аның мәгънәсен 100% аңлый алмыйбыз.

2007, 2013 елларда китапларыбызны алдылар һәм кайтармадылар. Узган ел тентү вакытында тагын алдылар, тыелган дип аларны да кайтармадылар. 2013 елны 120 апаның китабын алдылар. Алар хәзер дә китапсыз утыра, чөнки кемнеңдер сатып алырга акчасы юк, сатып алыр урыны да юк.

—Ул китапларны каян алган идегез?

—Мәскәүдә, Петербурда, соңрак Казанда басылды һәм сатылды. Бу әле тыелмаган вакытта. Төрекчәсе хәзер дә тыелмаган инде, ә урысчасын без укымыйбыз.

— Узган ел апа-әбиләрдән алып киткән китаплар арасында урысчалары юк идеме?

—Юк иде. Минем өйдә дүрт китап булган. Аларны 2013 елда тыелганнан соң, кайда куярга белмичә миңа китереп биргәннәр иде. Анда бит Аллаһ сүзләре язылган, шуңа урамга чыгарып ата алмыйлар. Китаплар минем шкафта торган, игътибар да итмәгәнмен. Куәт оешмалары килеп актара башлагач шул китаплар килеп чыкты.

—Элек Чаллы мәхкәмәсе дә Сәид Нурсиның берничә урысча китабын тыю карарын чыгарды кебек.

—Әйе, 2014 елда тыйды. Русиядән башка бер генә илдә дә тыелмаган. Хурлык инде.

—​ Әгәр мәхкәмә гаепле дип тапса сезгә нинди җәза яный?

— Алты елдан ун елга кадәр иректән мәхрүм итү, штраф 600 меңнән башлана кебек.

"Нурчылар"

"Нурчылар" – Төркиядә дин галиме Сәид Нурси (1876-1960) нигез салган оешма. 2008 елда "Нурчылар" Русиядә экстремистик дип танылды һәм тыелды. Халыкара оешмалар, шул исәптән АКШның дин иреге комиссиясе һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән бу карарны яңадан карауны сорады.

2014 елда Чаллыда әлеге оешмада катнашуда гаепләнеп, пенсия яшендәге берничә хатын-кыз эзәрлекләнгән иде. Моннан тыш Казанда, Уфада да эзәрлекләнүчеләр бар.

2021 елда мәхкәмә Сәид Нурси китапларын укыган Чаллыдан 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

XS
SM
MD
LG