Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы мәхкәмәсе Сәет Нурси китапларының төрекчәсен тикшерәчәк


Чаллы мәхкәмәсе бинасы

Чаллыда бер төркем мөслимәләргә Сәет Нурси китапларын укыган өчен җинаять эше ачылган иде. Русиядә китапларның урысчасы тыелган, әмма мөслимәләр төрекчәсен укыган.

25 гыйнварда Чаллы шәһәр мәхкәмәсе төрек дин галиме Сәет Нурсиның төрекчә китапларын тикшерәчәк. Узган ел әлеге китапларны укыган Чаллыдагы бер төркем мөслимәләргә карата җинаять эше ачылган иде. Китапларны тикшерү шул эш кысаларында башкарыла.

Җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Азатлыкка әйтүенчә, 12 гыйнварда инде беренче мәхкәмә утырышы узган.

Төркиядә нигез салынган "Нурчылар" хәрәкәте Русиядә тыелган оешмалар исемлегендә. Оешмага нигез салган Сәет Нурси китапларын уку җинаятькә тиңләнә. Шул сәбәпле, узган елның 24 мартында Чаллыдагы бер төркем мөслимәләр өйләрендә тентү узды. Сәет Нурси китапларын җыеп алып, аны укучы мөслимәләргә җинаять эше ачылды. Шуларның берсе - пенсионер-укытучы Нәкыя Шәрифуллинаны мәхкәмә өй сагына алу карарын чыгара.

Шәрифуллина Сәет Нурси китапларына яңа экспертиза уздыруны таләп итә, чөнки Русиядә төрек дин галименең урыс телендәге китаплары гына экстремистик санала, ә татар мөслимәләреннән алынганнары төрекчә була. Төрек телендәге китапларга экспертиза уздырылмаган, бигрәк тә дин әһелләренең бәясе бирелмәгән.

2020 елның 22 октябрендә язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова гаделсез эзәрлекләү турында Төркия президенты Рәҗәп Таип Эрдоганга хат язды, аннан татар мөслимәләрен яклавын сорады. Шундый ук эчтәлектәге хат 25 октябрь көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да юлланды. Соңрак әлеге җинаять эшен алып барган тикшерүче алыштырыла, 17 ноябрьдә Нәкыя Шәрифуллинага өй сагы карары яшәгән шәһәреннән рөхсәтсез китмәүгә үзгәртелә.

2020 елның 20 ноябрендә Фәүзия Бәйрәмовага Төркия президентына хат язган өчен Чаллы шәһәре прокуратурасына чакыртып, кисәтү ясыйлар.

Узган елны Казанда күренекле белгеч, Русия мөселманннары диния назәрәте голәмә шурасы әгъзасы, Казандагы "Әл-Иман" мәчете имам-хатыйбы Габдрахман (Альберт) Наумов кулга алынды. Аны Татарстанда "Нурчылар" оешмасы бүлекчәсен җитәкләүдә гаеплиләр.

Күптән түгел Human Rights Watch оешмасының 2020 ел вакыйгаларына багышлап чыгарылган Дөнья хисабында Сәет Нурси тарафдарларын эзәрлекләүләр турында әйтелә. "Нурчылар" ягыннан көч куллану яки котырту очраклары булмауга карамастан, Русиядә 2008 елдан бу оешма экстремист дип табылды һәм тыелды дип искәртелә текстта.

  • 2014 ел башында Чаллыда Нурчылар оешмасын оештыруда гаепләнеп, пенсионер Нәкыя Шәрифуллина мәхкәмә каршына бастырылган иде. Аңа кадәр аны биш ай өй сагында тоттылар, экстремистлар исемлегендә булу сәбәпле, җиде ай дәвамында пенсия акчасын бирми тордылар.
  • Моннан тыш, Сәет Нурси китапларын укучы 30лап кешегә "Экстремизм белән шөгыльләнергә ярамау" турындагы кисәтүләр тапшырылды. Кисәтүләргә кул куярга теләмәгән әбиләргә карата бертуктамый телефоннан шалтырату, ишекләренә шаку, үзләренә таш ату кебек алымнар кулланылды.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG