Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда атом сөйләшүләре уңышсыз тәмамланды


Тәһранда Иран җитәкчеләре белән Халыкара атом энергиясе идарәсе тикшерүчеләренең ике көнлек сөйләшүләре уңышсыз тәмамланды.

Бүген Венада идарә вәкилләре төркеме җитәкчесе Герман Накертц тикшерүчеләр Тәһранның көньяк-көнчыгышындагы хәрби ныгытманы карау турында килешүгә ирешә алмады, дип белдерде.

Тикшерүчеләр бу корылмада атом коралы ясау өчен сынаулар үткәрелә дип шикләнә.

Иран атом програмы турында яңа сөйләшүләр 12 февральдә Тәһранда үтәчәк.

Иран үз атом програмының бары тик тыныч максатта гына эшләвен белдерә.
XS
SM
MD
LG