Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемеровода шахтада дүрт кеше һәлак булды


Кемерово өлкәсе Прокопьевски районындагы җиденче шахтада метан чыгу нәтиҗәсендә туган төтеннән буылып дүрт кеше һәлак булды. Тагын дүрт кешенең язмышы билгесез булып кала. Хәзер аларны эзләү дәвам итә.

Каза вакытында җир астында барлыга 77 кеше булган, аларның 69 коткарылган. Казаның сәбәпләрен ачыклау өчен өлкә губернаторы Аман Тулиев җитәкчеленгдә махсус төркем оешты.
XS
SM
MD
LG