Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хәрби госпитален ябу карары үзгәрешсез калды


Казан хәрби госпиталь бинасы
Казан хәрби госпиталь бинасы

Русиянең саклану министры Сергей Шойгу элекке министр Анатолий Сердюковның Казан хәрби госпитален ябу турындагы карарын үзгәрешсез калдырган.

Казан шәһәренең запастагы һәм отставкадагы офицерлар җәмгыятенә баш хәрби-медицина идарәсеннән хат килеп төшкән. Анда 2011 елның августында Казан хәрби госпитален ябу турындагы 1385нче боерыгы үзгәрешсез калачагы хәбәр ителә.

Узган ел ахырында Казан офицерлары Шойгуга хат юллый. Анда хәрбиләр Татарстан башкаласындагы госпитальне кабат ачу, Сердюков приказын юкка чыгаруны таләп итә.

Вакыйгаларның кыскача тарихы шулай: 2010 елның 26 февралендә саклану министрының 123нче боерыгы нигезендә Казандагы госпиталь бетерелә. Сердюков хәрбиләр үзләре беркетелгән медицина учреждениеләрендә дәваланырга тиеш дип таба.

2010 елның 9 апрелендә массакүләм каршылык акцияләре йогынтысында госпиталь ачыла.

2011 ел августында шул ук Анатолий Сердюков фәрманы белән госпиталь урнашкан бина һәм җир участогы Татарстан хөкүмәтенә тапшырыла. Озак та үтми госпиталь ябыла һәм табиблар таратыла.

Саклану министрының китүе запастагы һәм отставкадагы офицерларда бәлки Шойгу Казан госпитален ябу турындагы приказны гамәлдән чыгарыр дигән өмет уята. Без нәкъ менә шул максаттан яңа министрга хат юллаган идек, ди Казан шәһәрендәге запастагы һәм отставкадагы офицерлар җәмгыяте рәисе Ринат Гыйззәтуллин. Тик хәрби пенсионерларның өмете акланмады. Госпиталь урнашкан бина бүген ябык. Аның астындагы 8 гектар җирне инде күптән шәхси инвесторга сатканнар дигән сүзләр йөри. Шәһәр үзәгендәге җир участогының бер квадрат метры якынча 500 доллар тора. Бу һәр гектар өчен 5 миллион доллар дигән сүз. Кыйммәтле участокның хуҗасы әлегә билгесез.
XS
SM
MD
LG