Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лузянинга чыгарылган карар үз көчендә калды


Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Сазлык мәйданында каршылык чараларында катнашкан өчен дүрт ел ярым ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем ителгән Максим Лузянинга чыгарган карарны кануни дип тапты. Мәскәү мәхкәмәсендә каралганнан соң, бу карар үз көченә керә.

Лузянин адвокатлары хөкем карарын бик кырыс дип тапкан иде. Алар Лузянинның 6 майда Миллионнар маршы чараларында катнашу һәм полиция хезмәткәренә карата көч куллану гаебен тануын ассызыклады.

Бүген Мәскәүнең Замоскворецкий мәхкәмәсендә “Сазлык мәйданында” катнашуда гаепләнгән Михаил Косенко эше карала. Аны психиатрия хастаханәсенә япмакчылар.
XS
SM
MD
LG