Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бразилиядә клубта һәлак булган 233 кешене күмәләр


Дүшәмбе көнне Бразилиянең Санта-Мария шәһәрендә төнге клубта янгында һәлак булганнарны күмәләр. Янгын клубта якшәмбегә каршы төндә пиротехника тамашасы вакытында очкыннан түшәмгә ут кабудан чыккан. Халык белән шыгрым тулы бинада этеш-төртеш, паника башланган. Бәйрәмне Санта-Мария федераль университеты оештырган булган.

Полиция башлаган тикшерүнең беренче нәтиҗәләренә караганда, клуб сакчылары янгыннан атылып чыккан халыкны, эчемлекләре өчен түләмәгәннәр дип, беренче минутларда бинадан чыгармый торган. Янгын сүндерүчеләр ишек тирәсендә күп кеше җыелу аркасында эчкә керә алмаган.

Шулай ук күп кеше бәдрәф ишекләрен чыгу ишеге белән бутап бәдрәфтә төтенгә тончыгып үлгән. Бәйрәмдә чыгыш ясаган иҗат төркеменең барлык биш әгъзасы янгыннан котылган, әмма берсе аккордеонын коткару өчен кире кереп тончыгып үлгән. Барлыгы 233 кеше һәлак булды. Клуб хуҗаларының берсе һәм иҗат төркеменең ике әгъзасы кулга алынган.

Нәкъ шундый каза 2009 елда Пермьдәге “Аксак ат” клубында булган иде. Анда 150дән артык кеше һәлак булды.

2011 елда Казанның “Лепрекон” пабында булган янгында дүрт кешенең гомере өзелгән иде.

Кытайның Луоян шәһәрендә 2000 елның декабрендә төнге клубта янгын чыгып 309 кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG