1888 елда галимнәрнең һәм энтузиастларның кечкенә генә бер төркеме география белемнәрен арттыру һәм тарату максатында National Geographic Society (NGS) дигән җәмгыять төзи. "National Geographic" журналының беренче чыгарылышы шул ук елның октябрендә басыла. Хәзер, 125 ел үткәч, бу җәмгыять дөньяда табышсыз эшләүче иң зур мәгариф һәм фән оешмаларының берсе санала. Бу юбилей уңаеннан җәмгыять үз архивындагы 11 миллионнан артык фото арасыннан үз тарихын иң ачык итеп сурәтләүче кайберләрен җәмәгатьчелеккә дә тәкъдим итә.
National Geographic Society: 125 еллык тарих

1
"National Geographic" журналының тулы эш көненә алынган беренче мөхәррире Гильберт Гросвенор 1915 елда Калифорниядәге Сьерра-Невада тауларына беренче эш сәфәре барышында зур секвойя агачы төбендә йокыдан уянып яңа көнен башлый. Бу сәфәреннән соң Гросвенор 1916 елда АКШның Дәүләт парклары идарәсе төзелүгә китергән карар чыгарылуга этәргеч бирә.

2
1995 елда Һиндстанның Бандһавгарһ дәүләт паркында юлбарыс фотокамера "капканына" эләгеп үз-үзен фотога төшерә.

3
Яшь инка кызының 500 еллык мумиясен археолог һәм National Geographicның урындагы тишеренүчесе Йоһан Райнһард Перу тауларында тапкан.

4
1938 елда Мисыр пирамидалары янында дөягә атланган өч кеше.

5
1937 елда АКШның төп дәүләт зоопаркына сирәк очрый торган җәнлекләр алып кайту өчен Һиндстанның көнчыгышына юл тотучы корабта National Geographic Society әләме күтәрелә.

6
1963 елда АКШның беренче төркеме, шул исәптән National Geographic вәкиле Бэрри Бишоп Эверест тавына менә.

7
National Geographicның һәм хәрбиләрнең "Explorer II" исемле стратосфера шары 1935 елның 11 ноябрендә Көньяк Дакота штатының Рапид шәһәре янында күккә күтәрелергә әзерләнә. Бу шар ике "аэронавтны" 22 мең метрдан биегрәк күтәрә. Шуннан соңгы 21 ел эчендә кешеләр ул кадәр биеккә күтәрелми.

8
National Geographicның мәшһүр фотожурналисты Мэйнард Оуен Уильямс 1931 елда Әфганстанның Һират шәһәре базарында әлеге фотоны төшерү өчен кирәк булган өч секунд дәвамында фотодагы бер кешенең дә күз йоммыйча тик торуын сокланып искә алган.

9
Диңгез төбен өйрәнүче биолог Уильям Лоңлей һәм National Georgraphic фотографы Чарльз Мартин 1926 елда сү үткәрми торган фотоаппарат һәм ярты килограм чамасы шартлап яктыртучы матдә кулланып Мексика култыгындагы диңгез төбендә беренче төсле фото төшерә.

10
Маймылларны өйрәнүче һәм National Geographic грантын откан Джейн Гудал белән яшь шимпанзеның 1964 елда Танзаниядә беренче мәртәбә бер-беренә кагылуы

11
АКШ сенаторы һәм мәшһүр тикшеренүче Хайрам Бингем Перудагы Анд тауларында инкларның элек дөньяга билгеле булмаган Мачу-Пикчу шәһәрендә үз чатыры янында фотога төшә. National Geographic бу шәһәрне тапкан Бингемның андагы казыну эшләренә 1912 елдан 1915 елга кадәр ярдәм итеп килә.

12
1909 елның җәендә Аляскада National Geographic Society финанслаган эш сәфәре барышында фотограф Оскар Фон Энгельн фототасмаларын көн саен айсберглы диңгез суында юуа торган булган.

13
Палеонтолог һәм National Geographic грантын алган Луи Ликей һәм аның гаиләсе Танзаниянең төньягындагы Олдувай үзәнлегендә кешегә охшаган һоминид маймыллары калдыкларын өйрәнә.

14
Канаданың Британ Колумбиясе җирләрендәге мүкле урманда ак тиреле кара аюлар яши.

15
Тимер пәрдә артында: 1964 елда Кызыл мәйданда 1 Май бәйрәме.

16
"National Geographic" журналы хәбәрчесе Томас Аберкромби Көньяк Котыпка барып җиткән беренче хәбәрче була. 1957 елда ул анда җәмгыятьнең әләмен күтәрә һәм Халыкара география елы турында хәбәр бирә.

17
Угандадагы Элизабет патшабикә паркында агачка менгән арыслан.

18
Астронавт Базз Олдрин айда атлый. Аның скафандрында Нил Армстронг чагыла. Алар ай сәфәренә үзләре белән National Geographic Society әләмен дә алган.

19
"National Geographic" журналының "Австралия кешесе", фотожурналист Һоуэл Уолкер 1948 елгы экспедиция барышында Иньяларк калкулыкларында бер атнага тукталган урынындагы "офисында" эшләп утыра.

20
Галим һәм National Geographic тикшеренүчесе Альберт Лин Монголиянең төньяк далаларында Чыңгызхан төрбәсен һәм башка археолгия урыннарын эзләп йөри.