Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия төрмәләрендә рөхсәтсез куелган видео камералар табылды


Грузия эчке эшләр министрлыгы матбугат вәкиле хәбәр итүенчә, төрмә сакчылыраның тоткыннар хокукын бозу очракларын тикшерү барышы вакытында илнең берничә төрмәсендә канунсыз куелган видео камералар һәм тавыш яздыру җиһазлары булуы ачыкланган. Рөхсәтсез куелган җиһазлар Тифлис, Батуми, Зугдиди һәм Кутаиси шәһәрләре төрмәләрендә табылган.

Хокук яклаучылар камераларга язылган тавыш һәм видеоны төрмә сакчылары тоткыннарны куркыту һәм яла ягу өчен кулланган булырга мөмкин, дип белдерде.

Узган елның сентябрендә Грузия телевидениесендә күрсәтелгән тоткыннарны кыйнау, җәберләү һәм җенси эзәрлекләүне сүрәтләгән видеолар илдә зур ачу һәм нәфрәт тудырды. Нәтиҗәдә эчке эшләр министрлының югары рәсмиләре вазифаларыннан китте, тикшерү башланды.
XS
SM
MD
LG