Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли мәҗлес вәкилләре президент каршындагы шура утырышында катнашмады


Бакчасарай хакимияте башлыгы Илми Умеров
Бакчасарай хакимияте башлыгы Илми Умеров
Украина президенты каршында төзелгән кырымтатар халкы вәкилләре шурасының 30 гыйнварда Акмәчеттә узган утырышында Мәҗлеснең сигез әгъзасы катнашмады.

"Без үз сүзебезне инде ике ел элек әйттек. Тиздән яңа корылтай, Мәҗлескә яңа депутатлар сайлау булачак, әлеге утырыш шуның белән бәйле булса кирәк. Киңәш шурасы буларак аның эше ни булачак? Билгесез", диде Азатлыкка Кырым Югары радасындагы милләтләр һәм сөргенгә дучар булган ватандашларның эшләре комиссиясе рәисе, Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Рәмзи Илясов.

2010 елда шурада булган Милли Мәҗлес вәкилләренең яртысы яңа президент Виктор Янукович яклы кешеләргә алмаштырылганнан бирле Мәҗлес шура эшендә катнашудан баш тартып килә.

Кичә узган ябык утырышта Кырым хөкүмәте рәисе Анатолий Могилев, Кырым Югары радасы рәисе Владимир Константинов , шураның 19 әгъзасыннан 11 катнашты. Очрашуда шура эшен оештыру мәсәләләре каралды, шура рәисе итеп Кырым Югары радасы депутаты Лентун Безазиев, аның урынбасары итеп Милли фирка рәисе Васви Абдураимов сайланды. Рәиснең икенче урынбасары урыны Мәҗлес вәкиленә калдырылды.

Шура Кырым хөкүмәтеннән финанслана. Аның эшен президентның Кырымдагы даими вәкиле оештыра. Милли мәҗлес исеменнән утырышта бер генә кеше - Бакчасарай район хакимияте рәисе Илми Умеров булган. Ул Азатлыкка тавыш бирүдә катнашмаганын һәм бер протоколга да кул куймаганын хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG