Accessibility links

Кайнар хәбәр

HRW: 2012 Русиядә кеше хокуклары өчен иң яман ел булды


Мәскәү полициясе протест белдерүчеләрне тоткарлый
Мәскәү полициясе протест белдерүчеләрне тоткарлый

Дөньяда кеше хокуклары торышын күзәтүче Human Rights Watch еллык хисабында узган ел Русиянең иң яңа тарихындагы иң начар ел булды дип белдерә.

Human Rights Watch дөньяның 90-нан артык илендәге кеше хокуклары торышына багышланган еллык хисабында узган ел Русиянең иң яңа тарихында кеше хокуклары өчен иң яман ел булды дип белдерә.

665 битлек хисапның ун бите аерым Русиядәге хәлләргә багышланган. “2011-нең декабрендәге парламент сайлавыннан соңгы киңкүләм протест чаралары сәяси реформалар вәгъдә итүгә сәбәп булды. Әмма Владимир Путин президентлыкка кире кайту белән элекке президент Дмитрий Медведевның сәяси иреклеккә таба азсанлы, кыюсыз гамәлләрен юкка чыгарды һәм сивиль активистларны бастыру өчен моңарчы күрелмәгән чараларга кереште. 2012 елда чыгарылган яңа кануннар хөкүмәттән бәйсез оешмалар эшчәнлеген һәм җыеннар уздыру, фикер белдерү иреклекләрен чикли”, диелә.

Хисапта полициянең сайлаулардагы хәрәмләшүләргә ризасызлык белдерүче демонстрацияләрне көч белән куып таратуы тәнкыйтьләнә. Анда шулай ук полициянең, соңрак халык бик күп җыелган демонстрацияләргә каршы кул күтәрмәсә дә, Путин инаугурациясе алдыннан Мәскәүдә протест белдерүчеләргә каршы көч куллануы әйтелә. Human Rights Watch ике көн эчендә полициянең меңнән артык кешене тоткарлавы, күбесен протест хәрәкәтенең тамгасы булган кечкенә ак тасма таккан өчен генә алып китүе, протест белдерүчеләр йөри торган кафеларга рейдлар оештыруы турында да яза.

Җыеннар үткәрү ирегенә каршы чираттагы зур орымның инаугурациядән соң бер ай үтүгә урам чаралары уздыру тәртибен бозучылар өчен штрафларны 30 мәртәбә кырыслату булуы турында языла.

Июль аенда кабул ителгән икенче бер канун чит илләрдән матди ярдәм алган оешмаларның чит ил агентлары буларак теркәлүен таләп итә, теркәлмәгән очракта хакимият алты ай эчендә хөкемсез-нисез аларның эшчәнлеген туктата ала.

Хисапта сайлау хәрәмләшүләре харитасын булдырган “Голос” оешмасына карата каты басым ясалуы, хакер һөҗүмнәре оештырылуы турыда да языла.

Ватанга хыянәт турында октябрь аенда парламентта кабул ителгән яңа канун да элекке чорларга кире кайтаручы кануннар рәтенә кертелә. Бу канун кеше хокуклары мәсьәләсендә халыкара оешмалар белән хезмәттәшлек итүчеләрне илгә хыянәт итүдә гаепләп җинаять эше ачарга мөмкинлек бирә. Путин канунны ныклабрак өйрәнеп “хыянәт” төшенчәсен ачыграк итеп билгеләү мөмкинлеген карарга вәгъдә итсә дә, ноябрь аенда аны шул килеш имзалады.

Мәскәүдә Human Rights Watchның Русия бүлеген җитәкләүче Анна Севортьян Азатлык радиосы белән телефон сөйләшүендә сивиль җәмгыятьне мондый кануннар белән чикләүне кискен тәнкыйтьләде.

Мәскәүдә Human Rights Watchның Русия бүлеген җитәкләүче Анна Севортьян
Мәскәүдә Human Rights Watchның Русия бүлеген җитәкләүче Анна Севортьян
“Бу ел Русиянең иң яңа тарихында кеше хокуклары өчен иң начар ел булды дип исәплибез. Моны үткәнгә таба йөз тотучы яңа репрессив кануннар чылбыры да дәлилли. Ул кануннар узган елның июненнән чыгарыла башлады һәм бу тенденция әле дәвам итә. Канунга әверелгән бу канун өлгеләре Русиядә кеше хокуклары торышын бик нык үзгәртә”, диде Анна Севортьян.

Хисапка караганда былтыр Кремльне тәнкыйтьләүчеләргә карата да, кеше хокукларын яклаучыларга карата да басым арткан. Кеше хокукларын яклаучыларның кыйналуы, көч куллану очракларының тиешенчә тикшерелмәве, полиция тарафыннан аларга һәм аларның туганнарына янаулар булуы турында әйтелә. Төньяк Кавказда хокук яклау эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләрнең хәле аеручы мөшкел булуы билгеләп үтелә.

Шулай ук традицион ислам дигән яңа төшенчә популярлашып киткән Русиядә исламның нигезе Коръән дип санаучыларның сәләфилектә гаепләнеп кулга алынулары, азаплауларга дучар булуы, хөкемсез үтерелүе, юкка чыгулары турында да язылган бу хисапта. Мисал өчен узган елның гыйнварыннан августына кадәр Дагыстанда шул рәвешле тоткарланганнарның алтысы юкка чыккан, Ингушетиядә дүрт кеше тоткарланып икесе юкка чыккан. Чечнядә Рамзан Кадыров хакимияте тарафыннан көч куллануларга дучар булганнар яңа үч алулардан куркып хәтта бу турыда сөйләшергә теләми, диелә. Узган елда Татарстан мөселманнарын күпләп тоткарлаулар Human Rights Watch хисабында игътибардан читтә калган.
XS
SM
MD
LG