Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиадага билет Казан транспортында бушка йөрү мөмкинлеген бирә


Казанда өч сәүдә ноктасында июль аенда үтәчәк Универсиадага билетлар сатыла башлады. Спорт чарасына алынган билет шул ук көнне шәһәр транспортында бушка йөрү мөмкинлеген бирә, диде 2013 елгы Универсиаданың башкарма идарәсе җитәкчесе Владимир Леонов. Шулай ук инвалидлар өчен аерым шартлар каралган. Алар спорт чараларын бушка үзләре өчен махсус җиһазландырылган урыннардан карый алачак.

Универсиада 2013 барган көннәрдә Казанга 13 меңнән артык спортчы, 100 меңләп турист, башка шәһәрләрдән биш мең ихтиярый киләчәк (барлыгы аларның саны 20000 булачак). Спортчылар һәм тамашачыларның иминлеген 23 меңләп полиция һәм эчке эшләр хезмәткәре саклаячак. Татарстанга күрше төбәкләрдән дә хокук саклаучылар китереләчәк.

Универсиада Казанда 6-17 июль көннәрендә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG