Accessibility links

Казанда төзелгән яңа стадионның исеме "Kazan-arena" булачак


"Кazan-arena" стадионы проекты
"Кazan-arena" стадионы проекты
Казанның иң зур стадионының исеме "Kazan-arena" булачак.

45 мең кеше сыйдырышлы яңа стадионга исем бәйгесендә теләгән һәр кеше катнаша алды. Татарстанның матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгы интернетта тавыш бирү оештырды.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, 18-24 гыйнвар көннәрендә үткән беренче турда барлыгы меңнән артык тәкъдим килгән. Шуларның бишесе икенче турга сайлап алынган. Иң күп тавышны "Kazan-arena" исеме алган (45%).

Икенче тур тавыш бирү 25-31 гыйнвар көннәрендә махсус сәхифәдә үтте. Нәтиҗәдә "Kazan-arena" исеме сайлап алынды. Тәкъдим ителгән исемнәр арасында "Рубин", "Матур Арена", "Түбәтәй", "Шүрәле" кебекләр дә булган.

Яңа стадионда июль аенда Универсиада 2013 уеннарын ачу һәм ябу тантанасы, 2018 елда Дөнья футбол чемпионаты уеннары үтәчәк.
XS
SM
MD
LG