Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил: Сүриядәге хакимиятнең соңгы көннәре җитте


Израил саклану министры Эһуд Барак Сүрия президенты Бәшәр Әсад хакимиятенең тиздән җимерелүе котылгысыз, дип белдерде.

Мюнхеньдә иминлек мәсьәләләренә багышланган халыкара конференциядә чыгыш ясап Барак Әсад хакимиятенең соңгы көннәре җитте, аның җимерелүе аны яклап килгән Иран өчен зур орым булачак, диде.

30 гыйнварда Сүриянең Либан чигенә якын өлешендә Либандагы сугышчыларга корал алып барырга мөмкин дип шикләнелгән машиналар кәрванының Израил очкычлары тарафыннан утка тотылуы турында хәбәрләр булган иде. Сүрия бу һөҗүмнең һәдәфе башкала Димәшк янындагы хәрби тикшеренү үзәге булган дип санавын белдерде. Израил андый һөҗүм булганлыгын гомумән кире кага.
XS
SM
MD
LG