Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта полиция бинасына һөҗүмдә 33 кеше һәлак булды


Гыйракның төньягындагы Киркүк шәһәрендә полиция идарәсе бинасына һөҗүм нәтиҗәсендә кимендә 33 кеше һәлак булды, 20-ләп кеше яраланды.

Җирле хакимият һөҗүмдә кимендә кораллы өч кеше һәм бер интихарчы катнашкан дип белдерә. Аларның барысы да полиция киеменнән булган.

Күпчелек халкы көрдләр булган Киркүк тирәләрендә Багъдадтагы үзәк хакимият белән Киркүктәге җирле хакимият арасында низагъка сәбәпче нефть ятмалары урнашкан.
XS
SM
MD
LG