Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косовода шартлауда ике серб баласы зыян күрде


Косовоның Косовска-Митровица шәһәрендә өйләре янында кул гранатасы шартлавы нәтиҗәсендә ике серб баласы җәрәхәтләр алган.

Якшәмбедән башлап бу серб һәм албан өлешләренә бүленгән шәһәрдә инде өченче шартлау булды. Алдагы ике шартлауда беркем дә зыян күрмәде.

Косово төньягында яшәүче сербларның күпчелеге илнең бәйсезлеген танырга теләми.
XS
SM
MD
LG