Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда автомат бензин станциясе ачылды


Казанда бензинны терминал сата башлады
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:44 0:00

Казанда бензинны терминал сата

Узган атна Казанда беренче автомат бензин салу станциясе эшли башлады.

Башка бензин салу станцияләреннән аермалы буларак бу станцияләрдә акча алып утыручы хезмәткәрләр юк. Алар урынына бу эшне автомат терминаллар башкара. Нәтиҗәдә чыгымнар аз булганлыктан бензин бәяләре бу станциядә башкаларга караганга арзанрак.

Казандагы яңа төр бензин салу станциясе кәгазь акчалар белән беррәттән банк карталарын да кабул итә. Әмма монда бары тик 92 һәм 95 төрдәге бензинны гына салырга була.

Яңа төр станциядә бер генә хезмәткәр эшли, ул бензин алучыларга терминалның эшләү тәртибен аңлата һәм станция мәйданын карап-чистартып тора.

“Татнефть” ширкәтенә караган бу станцияләр Казаннан тыш Әлмәт, Ижау һәм Кемерово шәһәрләрендә хезмәт күрсәтә. Ширкәт ел дәвамында Татарстанда тагын 13 шундый станция ачуны планлаштыра.
XS
SM
MD
LG