Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабуга институты татар студентларын чит төбәкләрдән дә туплый


Алабуга институты бинасы
Алабуга институты бинасы

КФУның Алабуга институты элек-электән укытучылар әзерләү белән билгеле булды. Соңгы елларда монда Русиянең татарлар яшәгән төбәкләреннән студентлар туплауга да игътибар бирелә. 3 февральдә институтта ачык ишекләр көне узды.

Элекке Алабуга пединституты, 2003-2011 елларда Алабуга университеты, хәзер КФУның Алабуга институтын дип аталган уку йортында Елена Мерзон җитәкчелек итә. Аның Минзәләдә туып-үскән әтисе 1990нчы елларда Чаллыда эшләде һәм татарча бик матур сөйләшүе, җырлавы, гармунда уйнавы белән танылды. Ул чакларда Ефим Мерзонны Чаллы матбугатыннан тыш Татарстан радиосы һәм телевидениесе бик еш үзләренә чакырып торды. Аның кызы Елена Мерзонга да без татар телендә мөрәҗәгать иттек. Ул гафу үтенеп, урысча сөйләсәм, аңлаешлырак булыр дигән тәкъдимен җиткерде.

Елена Мерзон
Елена Мерзон
Елена ханым әйтүенчә, Алабуга институтында белем алу юнәлешләре артып тора. Техник фәннәр, транспорт тармагы, шул ук вакытта гадәти һуманитар фәннәрне яңача укыту буенча зур эш башланган. Моңа карап укытучылар әзерләүгә игътибар кимемәгән. Алабугада 115 ел буена укытучылар әзерләп чыгарылган һәм хәзер дә бу төп юнәлеш булып кала. Узган ел институтка 600дән артык студент кабул ителгән. Шуларның 520се бюджет урынында укый. Монда быел да бюджет урыннары кимемәс дигән өметтә торалар. Чөнки КФУ ректоры Илшат Гафуров бу борынгы уку йортын күз уңында тота икән.

Ачык ишекләр көне
Ачык ишекләр көне
Институт чит төбәкләрдә эшләүче татар мәктәпләре белән дә элемтәләр булдырган. Ректор сүзләренчә, Татарстаннан читтәге төбәкләрдән студентлар туплауны бик мөһим эш дип саныйлар һәм менә ике ел инде институт укытучылары Башкортстан, Удмуртия республикаларындагы, Пермь краендагы, Оренбур һәм Самар якларындагы татар районнарына, авылларына чыгалар.

Ачык ишекләр көнендә без институтның татар филологиясе деканы Альберт Нигамаев белән дә әңгәмә кордык һәм сөйләшү барышында татар студентларының яшәү, уку шартлары белән дә кызыксындык.

– Альберт әфәнде, институтта татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлегенә укучыларга тирәнтен итеп чит телләрне, тарих фәнен укыта башлаганнар. Бу үзгәрешләр ни белән бәйле?

– Чыннан да без ике ел инде факультетта татар теле һәм әдәбияты белгечләре генә түгел, тарих һәм чит телләр белгечләре дә әзерлибез. Хәзерге чорда кешене татар теле һәм әдәбияты тармаклары белән генә кызыксындырып булмый. Чөнки мәктәпләрдә урыннар елдан-ел азая, эш табу кыенлаша. Татар теле укытучысы белән бергә тарих фәне укытучыларны да әзерлибез. Бу инде татар теле тарихы белән генә бәйле түгел, гомум тарихчылар укытабыз. Институтны тәмамлаучы бездән татар теле һәм тарих укытучысы булып китәчәк.

Альберт Нигамаев булачак абитуриентларны терки
Альберт Нигамаев булачак абитуриентларны терки
Тарих тармагына балалар теләп килә. Филология факультетындагы бер бүлектә археологлар да әзерләнә. Казу эшләре, җәен чатырларда яшәү аеруча егетләргә ошый. Без Башкортстан, Урал якларындагы татар авылларында булып, риваятьләр, халык авыз иҗатын барлыйбыз.

Татар теле, әдәбияты һәм чит телләр бүлегенә дә аерым тукталам. Инглиз теленә беркайчан да мохтаҗлык сүнмәде. Ләкин без инглиз теленә генә тукталмадык. Татар баласы өчен төрек теле дә якын булырга тиеш. Чөнки төрек ширкәтләре белән элемтәләр ныгый, белгечләр кирәк. Татар кешесе Төркиядә дә еш була. Институт Төркия уку йортлары белән дә элемтәдә тора. Белгеч буласы кеше тиешле белемне алырга тиеш. Ә инде белем бирү сыйфатын елдан-ел яхшыртырга тырышабыз.

Былтыр бездә күрелмәгән хәл булды. Институтның кайбер тармакларына бер урынга өч кеше дәгъва итте. Татар факультетында мондый хәлнең булганы юк иде.

Студентларны бюджет урыннарына алырга тырышабыз. Чөнки безгә килүчеләрнең күбесе авыл баласы. Авыл хәлләрен беләбез, бүрекне күккә чөярлек түгел. Авыл баласын 60 мең түләп укыту ата-ана кесәсенә нык суга. Студент бюджет урынына эләгә икән, ул стипендиясен дә, тулай торагын да ала.

– Русия студентларының стипендияләре элек-электән зур булмады. Сезнең институтта бу акчаның күләме нинди?

– Бездә стипендияләр яхшы. Бюджетта укучы студентның академик стипендиясе 1200 сум. Авылдан килгәннәр социаль ярдәмгә дә мохтаҗ. Андыйларга 1800 сум өстәмә бирәбез. Әгәр студент ике ел буена 4-5кә укыса, фәнни түгәрәкләргә йөрсә, җәмәгать эшләрендә катнашса, 3нче курста бу бала 6000, 4нче курста 7500, 5нче курста 8000 сум чамасы ала. Бишенче курста укучы тырыш, актив студентлар арасында 13-14 мең сум стипендия алучылар да бар. Кайвакыт студент авылдагы әти-әнисенә булышу җаен да таба. Моны кемнәрнедер кызыксындыру өчен әйтмим, булганы шулай.

– Менә сезнең факультетка Татарстаннан читтә яшәгән балалар да килеп укый. Аларның татар телен белү дәрәҗәсе нинди, инде монда килгәч өйрәтергә туры килмиме?

– Юк. Бу очракта мин Татарстаннан читтә булган татар мәктәпләре укытучыларына рәхмәтле. Аларның фидакарь хезмәтләре нәтиҗәсендә чит төбәкләрдә татар телен югалтмыйбыз дип ышанам. Дөрес, Оренбур, Пермь, Самар якларыннан килгәннәрнең татар теле камиллеге үзен бераз сиздерә. Ләкин сәләтле балага камиллеккә ирешү кыен түгел. Беркадәр укыгач, чит төбәкләрдән килгәннәрне Татарстан баласыннан аерып булмый. Чөнки безнең факультетка татар телен сөйгән бала килә.

– Факультетыгыздагы укучылар санына да тукталсагыз иде.

– Безнең чәчәк аткан чорыбыз моннан ун еллар чамасы элек булгандыр. Ул чакта бездә 600ләп бала укыды. Кызганычка каршы, соңгы җиде ел дәвамында кимү күзәтелә. Чөнки мәктәпләрдә укычылар саны кимеде. Укытучыларыбызның сүлпәнлеген дә әйтеп китү кирәк.

Соңгы ике елда укучыларыбыз арту ягында. Быел көндезге уку, читтән торып уку бүлекләренә студентларны былтыргыдан күбрәк җыярбыз дип яшибез. Моңа нигез дә бар. Укырга теләүчеләр килә. Без декабрь, гыйнвар айларында ук абитуриентлар белән элемтә булдырып, аны җәйгә кадәр алып барачакбыз. Абитуриентның Казанга яки Уфага китүен дә май аенда белеп торабыз һәм андыйларга уңышлар теләп калабыз. Чөнки бала татар белгечлегенә кайда гына укыса да, безнең халыкка эшли торган кеше булачак.

Безнең белән әңгәмәдән соң Альберт әфәнде Нигамаев Аксубай, Мамадыш якларыннан килгән булачак абитуриентлар белән очрашып калды. Ул аларга БДИны мөмкин кадәр күбрәк фәннәрдән бирергә һәм шуның белән укырга керүләрне җиңеләйтергә дә киңәш бирде. Бу юлы ачык ишекләр көненә Татарстаннан читтә яшәүче татар укучылары килмәгән иде. Юл чыгымнарын исәпкә алганнар. Алабуга институты җитәкчелеге әйтүенчә, биредә укытучылар Русиянең татарлар яшәгән төбәкләренә үзләре барачак.
XS
SM
MD
LG