Чаллыдан 8 яшьлек Василиса Галицинаның төрле кисәкләргә туралган мәете Татарстанның Зәй районында табылган.
Кызны үтерүдә шикләнелеп элегрәк тоткарланган Чаллыда яшәүче 30 яшьлек Үзбәкстан ватандашы җинаять кылуын таныган һәм мәетне яшергән урынны күрсәткән. Элегрәк аның бармак эзләре кызның әйберләрендә ачыкланган иде.
Василиса 2 февральдә бию түгәрәгенә киткәч өенә кайтмаган иде. Аны эзләүдә коткаручылар белән бергә шәһәр халкы да катнашты.