Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте 2013 елны Шиһабетдин Мәрҗәни елы дип игълан итте


Татарстан мөселманнары диния нәзарәте 2013 елны Шиһабетдин Мәрҗәни елы дип игълан итте. Татар дин белгече, фәлсәфәче, тарихчы, педагог, археолог Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына быел 195 ел.

Диния нәзарәте Мәрҗәнинең мирасын өйрәнүгә кызыксынуны арттыру, аның тарафдарларының хезмәтләрен өйрәнү һәм татар халкы дин белгечләренә әһәмиятне арттыру йөзеннән ел дәвамында төрле түгәрәк өстәлләр, фәнни конференцияләр, бәйгеләр уздырырга, китаплар чыгарырга планлаштыра.
XS
SM
MD
LG