Кырым тауларына яшеренгән Хуҗа-Сала авылының тарихы бик борынгы. 1944 елда кырымтатарларны туган җирләреннән сөрү белән юкка чыккан авылны ярты гасыр үткәч кире кайтучылар яңадан торгызган. Хәзер монда бер урамга тезелгән утызлап йортта бер йөзләп кеше яши. Биредә шулай ук кырымтатар ризыклары әзерләнә торган ресторанлы кунакханә, сәяхәтчеләрне кабул итүче унлап йорт, чәйханә һәм берничә җәйге кафе бар. Инде мәчет тә торгызалар. Авылда асфальт, газ һәм суүткәргеч булмаса да, биредә яшәүчеләр рәхимле йөз, ачыклык, тырышлык һәм тормышны яхшыга үзгәртү теләге белән бераздан Хуҗа-Саланы Кырым тауларындагы туризм үзәгенә әверелдерүгә өметләнә.
Хуҗа-Сала – Кырым тауларында яңадан торгызылган кырымтатар авылы

1
Хуҗа-Сала авылы күл буенда урнашкан

2
Сәяхәтче Челеби урамы – авылдагы бердәнбер урам

3
Авыл чәйханәсе

4
Умарталарын җәен тауга алып китәчәкләр

5
Бердәнбер урамга да таш җәелмәгән

6
Мемет-ага Украина һәм кырымтатар әләмнәре эленгән йорты янында

7
Мангул мәгарә шәһәренә илтүче сукмак тыюлык аша үтә

8
Авыл күренеше

9
Закир әфәнде кунакларга каһвә әзерли

10
Традицион кырымтатар савыт-сабасы авылдагы һәр йортта бар

11
Хуҗа-Салада әле дә йорт салу өчен җир сатып алырга мөмкин

12
Мангул мәгарәләре урнашкан тау күренеше

13

14
Кырымтатар бизәкләре

15
Хуҗа-Саланың бер өлеше

16
Хуҗа-Салага керүчеләрне каршы алучы кунакханә – Авыл халкының горурлыгы