Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда сәнгать коллективлары очрашты


"Дуслык" ансамбле чыгышы
"Дуслык" ансамбле чыгышы

Ижауда төрле мәдәният йортларында тупланып эшләүче сәнгать коллективлары халыклар Дуслыгы йортына “Аулак өй” формасында узган кичәгә җыелды. Әлеге очрашуны оештыручылар "Дуслар арасында" дип атаган.

Кичәдә алты җыр һәм бию коллективы катнашты. Алар ансамбльләренең тарихы, ирешкән уңышлары белән таныштырды. Татар халык җырларын, такмакларын, биюләрен башкарды, бер түгәрәккә басып халкыбыз уеннарын уйнады.

Ансамбльләр бергә җыелып кич утыру тәкъдимен хуплап алды. Бер-берсен концерт-тамашаларда да гына күрә бит алар. Кичәдә аралашып, иҗат итү, сәнгатебезне үстерү юлларын барлау бурычы куелган иде.

“Иң мөһиме – балаларны, яшьләрне төрле коллективлар белән таныштыру максаты белән эшләнелде”, диде әлеге кичәне оештыручы “Асылъяр” ансамбле җитәкчесе Лариса Гайнетдинова.
Асылъяр ансамбле чыгышы
Асылъяр ансамбле чыгышы

Ансамбль әгъзалары милли сәхнә киемнәреннән. Бу соңгы елларда ирешелгән уңышларның берсе – ниһаять, милли киемнәр булдырылды.

Җирәбә уздырып, коллективларның чыгыш ясау чираты билгеләнде. Җиде музыкаль нотага бәйләп, кичәне җиде этапка бүлеп уздырдылар. Беренче этапта коллективлар белән танышу, аннан соң аларның девизларын билгеләү булды. Коллективлар ансамбльләре исеменә туры килгән җырлар башкарды, сорауларга җавап бирде, халкыбыз уеннарында катнашты, күмәк җырлар җырлады.
Ансамбльләр бер түгәрәктә
Ансамбльләр бер түгәрәктә

Коллективларга биремнәр алдан җиткерелгән. Дөрес, өлкәннәрнең күпләре эшли, ә яшьләр укый. “Шуңа ныклап әзерләнергә вакыт та җитмәде”, диде “Дуслык” ансамбле вәкиле Асия Сәлахова.

“Дуслык” фольклор ансамбленә дә инде ике дистә ел була. Бу ансамбль өлкән яшьтәге җырга-моңга һәвәс милләттәшләребезне берләштерә. Әмма алар яшьләрдән бер дә калышмыйча җырлы-биюле тамашалар әзерли. “Дуслык” исеме җисеменә туры килә, без дуслашып, матур гына эшлибез. Бу елларда төрле бәйгеләрдә каташтык. Дипломнар алдык, концертлар белән авылларда булдык, төрле чараларда катнаштык”, диде Асия ханым.
"Дуслык" ансамбле чыгышы
"Дуслык" ансамбле чыгышы

“Шатлык” татар халык ансамбле инде ике дистә елдан артык җырга-моңга һәвәс милләттәшләребезне берләштерә. Коллективны оештыручы Фәния Гадалшина. Ансамбльнең җырчылары җирле композитор Раиф Баһаутдинов, шагыйрь Ибраһим Биектаулы сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкара. Республикакүләм бәйгеләрдә, Татарстан һәм Башкортстан, Чуашстанда узган төрле җыр конкурсларында катнашкан “Шатлык” җырчылары. Хәзер дә тамашачыларның күңелен күрү өчен яңа алымнар эзлиләр.
“Шатлык” җырчылары
“Шатлык” җырчылары

“Гүзәл” татар халык җыр һәм бию ансамбле Ижауда беренчеләрдән булып барлыкка килде. Дүрт дистә ел “Гүзәл” ансамбле халкыбызны күңелле тамашалары белән сөендерә, милләттәшләребезгә гүзәллек өләшә. Җитәкчеләре – республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Нурулла Хуҗагалиев.

Әнирә Сафина – “Гүзәл” ансамбленә нигез салучыларның берсе. Ул республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре. Әнирә Сафина, Зәкия Исламова һәм яшь башкаручы, инде Казанда берничә җиңү яулаучы Рөстәм Егоров “Дуслар аралаша” кичәсендә катнашты.
“Гүзәл” ансамбленең яшь башкаручысы Рөстәм Егоров
“Гүзәл” ансамбленең яшь башкаручысы Рөстәм Егоров

“Сәйлән” – татар яшьләренең бию коллективы. Ансамбль яшь кызларны берләштерә. Җитәкчеләре - Рушана Чернова. Алар берничә матур бию күрсәтте.
"Сәйлән" бию ансамбле чыгышы
"Сәйлән" бию ансамбле чыгышы


“Асылъяр” ансамбленә әле ел ярым гына. Әмма очрашуга аларның балалар төркеме дә, өлкәнрәкләре дә бик яхшы әзерләнеп килгән. Коллектив җитәкчесе - Лариса Гайнетдинова. Алар тиз арада тамашачы күңелен яулады. Репертуарларында татар халык җырлары, уеннары. Кечкенәләр коллективы да концерттан-концертка үзләрен яхшы яктан гына күрсәтә.
"Асылъяр" ансамбленең балалар төркеме
"Асылъяр" ансамбленең балалар төркеме

“Бәхет” ансамбленә ун елдан артык. Дус, тату коллектив. Кичәдә дә алар оешканлыгын, бердәмлеген күрсәтте. Әлеге коллективка нигез салучылар Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре гармунчы Фоат Кәримов белән җырчы Зәмфирә Мусина булса, соңгы ике елда “Бәхет"не Рәсимә Мифтахетдинова җитәкли. Тамашачы күңелен алар үзенчәлекле театральләштергән күренешләр куеп яулады.
"Бәхет" ансамбле җырлый
"Бәхет" ансамбле җырлый

Бер нотадан икенчесенә күчеп, чиратлашып берсеннән берсе матур җырлар, биюләр башкарып, коллективлар үзләренең иҗат тарихы белән таныштырды. Ансамбль исеменә туры китереп, җырлар башкарды. Күп кенә җырчылар төрле бәйгеләрдә катнашкан, җиңү яулаган. Концертлар белән шәһәр, авылларда гомер итүче милләттәшләребезне шатландырган. Иң мөһиме коллективларда кечкенә малай-кызларның булуы залдагы тамашачыларны да, коллектив әгъзаларын да сөендерде. Шундыйлардан - “Гүзәл” ансамбле әгъзасы Рөстәм Егоров. Рөстәм Казанда берничә бәйгедә катнашып, җиңүчеләр исемлегендә аталган. Аның җырлап-биюе залдагы халыкны сокландырды.
"Сәйлән" ансамбле биючеләре
"Сәйлән" ансамбле биючеләре


Тамашачылар шундый үзенчәлекле очрашуда тәэсирләнеп утырды. Һәвәскәрләргә кушылып җырлады, яраткан җырчыларын тыңлап, кул чапты, дәртле биючеләр белән бергә биеде. Сәхнә ветераны Нияз Юнысов әлеге кичәгә махсус Киясово районынан килгән. Коллективларны карап шатланып утырган.

Тамашачы Гөлҗимеш Багишаева да сокланып, җырлап утыруын җиткерде.

Шакировлар гаиләсе
Шакировлар гаиләсе
Кичәдә катнашкан татар яшьләренең “Сәйлән” бию төркеме, “Гүзәл” ансамбленең яшь башкаручысы Рөстәм Егоров, “Асылъяр” ансамбленең иң кечкенә әгъзасы - дүрт яшьлек Ралинаның өлкәннәрдән калышмыйча бию хәрәкәтләрен кабатлавы, кушылып җырлавы – тамашачылар күңеленә хуш килде. Ралинаның әнисе Лилиана Шакирова кызының биергә яратуын күреп, ансамбльгә китергән. 4 яшь булуын белеп, алырга теләмәгәннәр, балаларны ансамбльгә 6-7 яшьтән кабул итәләр икән. “Әмма шулай да килсен инде дип әйткәч, репетицияләргә йөрергә булдык. Тырыша кызыбыз, бик шат шуңа”, диде Ралинаның әнисе Лилиана Шакирова.

Шундый очрашуларны районнарда да уздырырга, районара кичәләр дә оештырырга кирәк дигән фикердә тамашачылар да, оештыручылар да.
XS
SM
MD
LG