Accessibility links

Демократия һәм мәчетләр саны арасындагы бәйләнеш


Казанда Татарстан мөселманнары диния идарәсеннән бәйсез Әл-Ихлас мәчетен бетон койма белән ябу күренеше
Казанда Татарстан мөселманнары диния идарәсеннән бәйсез Әл-Ихлас мәчетен бетон койма белән ябу күренеше

Флорида Атлантик университеты галиме Ренат Шәйхетдинов элекке коммунистик мөселман республикаларында мәчетләр саны демократия дәрәҗәсенә карап үзгәрә, ди.

Татарның соңгы ике гасырдагы тарихына күз салсаң, мәчетләрнең, намаз йортларының Русиядә бераз демократия чаткылары барлыкка килгән чорларда артуы күренә. АКШтагы Флорида Атлантик университетының сәясәт фәннәре галиме Ренат Шәйхетдинов башка элекке коммунистик республикаларда да шундый ук хәл күзәтелүенә игътибар иткән.

Ренат Шәйхетдинов
Ренат Шәйхетдинов
Әлеге тикшеренүләре белән галим элекке совет мөселман республикаларында демократия һәм ислам диненең хәле һәм демократия торышы арасындагы бәйлелеккә багышланган хезмәтендә уртаклаша. Зур өлеше Татар халкына һәм Татарстанга багышланган бу хезмәтнең төп нәтиҗәсе: демократия – татарларда яңа мәчетләр ачылуга нык тәэсир итүче бердәнбер фактор.

Элекке коммунистик республикалардагы вәзгыятьне өйрәнеп язылган шушы хезмәтендә Ренат Шәйхетдинов 22 республикадагы мөселманнар санына туры килгән мәчетләр санын Көнбатыш Европа илләрендәге мәчетләр саны белән дә чагыштыра. 22 республика арасында “мөселман-мәчет” чагыштырмасы ягыннан караганда иң алдагы урыннарны Дагыстан, Кырым һәм Татарстан били. Ягъни, бу республикаларда мөселманнар санын мәчет санына бүлгәндә, һәр мәчеткә азрак мөселман туры килә. Азәрбайҗан, Төньяк Осетия, Абхазия, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан исемлектә иң арткы урыннарда. Шулай итеп, Дагыстанда 850 мөселманга бер мәчет туры килсә, Үзбәкстанда – 16150 мөселманга бер мәчет.
Бу исемлеккә Көнбатыш Европа илләрен дә кертсәң, Британия Кырым белән Татарстанны да артта калдырып икенче урынны алыр, Германия дә Татарстан алдыннан дүртенче урынга кереп утырыр иде. Нидерланд һәм хәтта мөселманнарга карата чикләүләре өчен нык тәнкыйтьләнүче Франция дә уртачадан югарырак урыннарны алыр, Франция унынчы урында булыр иде.

Ренат Шәйхетдинов язуынча, демократия мөселманнарга гыйбадәт кылу өчен уңайрак шартлар тудырып кына калмый, көч куллану мөмкинлекләрен дә киметә. Дәвамлы демократиядә җитәкчеләрнең репрессияләр куллану ихтималы кими, чөнки алар үзара ачуларны һәм кыенлыкларын тыныч юл белән бетерергә өйрәнәләр, ди ул. Тарихи рәвештә урнашкан тәртип һәм кысалар дәүләт җитәкчеләренең ил ватандашларына карата көч куллануын җитәкчеләр өчен кыйбатка төшүче гамәлгә әверелдерә. Алар көч куллану урынына үзара ачуларны татулашу аша чишүгә өстенлек бирә.

Русия мөселманнары тарихына караганда, Октябрь инкыйлабына кадәр Русиядә мәчетләрнең һәм намаз йортларының саны кисәк артуы күренә, патша Русиясе чорының ахырында хәтта Думада мөселман фракциясе дә барлыкка килә, татарлар демократик рәвештә үз хокукларының артуына ирешә.

Ренат Шәйхетдинов Русиядәге мәчетләр һәм намаз йортлары санын илдәге демократия дәрәҗәсен сурәтләүче Polity IV күрсәткечләре белән чагыштыра.

Берничә буынны үз эченә алган совет чорыннан соң яңадан демократия җилләре исә башлау белән татарлар тагын күпләп мәчет ача башлый. Мәсәлән, 1988 елда Татарстанда 18 мәхәллә булса, 1998 елда аларның саны 700-гә җитә. Идел буе төбәгендә мөселман дини уку йортлары саны да 1990-нчы еллар ахырына утызга җитә. 2001 елга Татарстанда мәчетләр саны бер меңгә җитсә, аннан соң, Путин хакимияте чорында инде әллә ни үзгәрми.

Ренат Шәйхетдинов Азатлык радиосы белән әңгәмәдә Урта Азиядәге кайбер илләрдә демократия дәрәҗәсе кимү белән мәчетләр санының да кимегәнлеген, 1999 елдан соң анда бик күп мәчетләрнең ябылганлыгын әйтте.

Бу тикшеренүдә зур игътибар мөселманнарның дини яшәяшен чагылдыручы мәчетләр санына бирелгән булса да, Шәйхетдинов демократия дини яшәешнең башка якларына да нык тәэсир итә, ди. Мисал өчен ул Татарстанда соңгы вакытта кайбер дини уку йортларының проблемалары барлыкка килүне демократиянең кимүе белән бәйли.

Демократия арту белән кешеләрнең үз диннәренә хас киемнәр кию, үз диннәрендә һәм телләрендә белем алу мөмкинлекләре дә арта, авторитаризм килгәндә бу хокуклар кысыла башлый, ди элекке коммунистик мөселман республикаларын өйрәнгән галим.

Кеше хокукларын күзәтүче Human Rights Watch оешмасы 2012не Русиянең иң яңа тарихында кеше хокуклары өчен иң яман ел буларак бәяләгән иде. Ренат Шәйхетдинов, хәзер илдә демократия кимү белән дини яшәешнең дәүләт рөхсәт итмәгән төрләрен алып бару тагын да кыенлашачак, дигән фикердә. Мәчетләр саны кимемәсә дә, 1990 еллардагы кебек дини иреклекләр булмаячак, ди ул.

Ренат Шәйхетдинов, әгәр дә берәр илдә проблемнарны демократик рәвештә чишү юллары ябылса, ислам динен бик аңлап бетермәгән кайбер кешеләрнең төрле радикаль агымнарга бирелү ихтималы арта, демократия артканда андый ихтимал кими, ди.

Шул ук вакытта, Русиядә шөрепләрне кысу беренче елларда гына хакимият теләгән нәтиҗәне бирергә мөмкин, әмма ул хакимият өчен бик куркынычлы гамәл, ахыр чиктә берничә елдан демократия һәм кеше хокукларына хөрмәт артыр, дәүләт һәм кешеләр бер-бере белән килешеп яши башлар дигән өметен дә белдерде Флорида Атлантик университетының сәясәт фәннәре галиме Ренат Шәйхетдинов.
XS
SM
MD
LG