Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар иле" үле туды. Бу эшне булдыра алганнар белән яңадан башларга кирәк"


"Татар иле"нең беренче бите
"Татар иле"нең беренче бите

"Татар иле" социаль челтәре бер калыпка салынып эшләп китәчәк. Бу хакта "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина белдерде. "Интертат"та "Татар иле"нә хезмәт күрсәтү өчен махсус бүлек булдырыла.

"Татар иле" соңгы вакытта Татарстан мәгълүмат кырында иң зур шау-шу тудырган проект булды. 2011 елда ук ачылачак дип вәгъдә ителсә дә, берничә тапкыр кичектерелде. 2012 ел ахырында финанс мәсьәләләре дә калкып чыкты. Зур сүзләр сөйләнсә дә, эшнең нәтиҗәсе әлегә кадәр юк. Татарстан хөкүмәт "Татар иле"н тернәкләндерүне "Татмедиа"га тапшырды. Азатлык радиосы "Татмедиа" җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоинадан "Татар илен" тернәкләндерү өчен ниләр эшләргә җыенулары белән кызыксынды.

– Тернәкләнгәнче ул бала туарга тиеш иде. Ләкин ул бала үле туды. Интернеттагы идеяләр өч ай эчендә гамәлгә ашмаса искерә. Ә "Татар иле" идеясенә ике елдан артык вакыт узды. Ни кызганыч, бу идеяне тормышка ашыруны берничә кеше генә үз өстенә алды, ә ул асылда зур коллективның уртак эше булырга тиеш иде. Шуңа күрә эш тоткарланды. Бу идеяне башкалар гамәлгә ашырды. Интернетка керсәң "Татар иле" дигән домен белән берничә сайт шунда ук ачылыр. Аларның ресурслары да, эчтәлекләре дә төрле һәм бу домен бик актив кулланыла.

Нурия Беломоина
Нурия Беломоина
Безгә калса, элек уйланылган проект 100% гамәлгә дә ашмаска мөмкин. Аны уйлап тапкан кешеләрнең фикерләре, әйткәнемчә, бераз искерде. Икенче яктан, ул кадәр үк 100% тормышка ашмаса да ярый. Биредә иң әһәмиятлесе – "Татар иле"нең социаль челтәр булуы. Мәгълүмат тарату, контент бирү генә түгел, ә теләгән кешенең татар телендә үзара аралашу челтәре булырга тиеш ул. Моны без иң беренче максатыбыз итеп куйдык. Элек эшләгән төркем бу функциясен иң ахырга калдырган. Безнең уйлавыбызча, аралашу функциясен иң алга кую кирәк. Башта социаль челтәр булдырабыз да, аннан соң җайлап кына мөмкин булган саен аның контентларын арттыра барабыз.

Образлы итеп әйтсәк, башта яшәр өчен шәһәрчек төзелә, аннан соң анда китапханә, мәдәният йорты, концерт залы, театр кебек әйберләр салына. Безнең теләгебез башта дискотека биналары, мәдәният йорты салып, ә аннан соң аның кырыена өйләр салу түгел, ә киресенчә кеше булган җиргә аларга кирәк мәдәни, рухи контентны ясау. Менә шул рәвешчә эшне башларга ниятлибез. Үзебезгә үзебез беренче нәтиҗәбез 10 мартта күренергә тиеш дип максат куйдык. Иншалла, шуңа җитешербез дигән өметебез бар.

Әлегә без татар телендә аралашасы килгән яшьләрне туплап калмасак, бер-бер чара белән берләштермәсәк, соңыннан аларны да югалтуыбыз бар. Социаль челтәр туплау авыр булачак.

– Хәзер "Татар иле"ндә кемнәр эшли?

– Без өр яңадан иҗади төркем булдырдык. Элекке төркем булдырган ресурлардан да баш тартмыйбыз, чөнки алар хөкүмәт акчасына булдырылды. Киресенчә аларны да бу яңа проектка кертү юлларын эзлибез. Минем фикеремчә, берәүләр эшли алмаган икән, икенчеләр тудырып карасын. Бу мәсьәләдә минем фикерем каты - булдыра алмаганнар икән, алар белән эшне дәвам итмәскә. Булдыра ала торган, инде нәрсәдер булдырганнар белән яңадан башлап карарга кирәк. Анда да 100% гарантия юк. Әмма биредә теге төркемнең булдыра алмаганын вакыт ачыклады дип уйлыйм.

– "Татар иле"нә җитәкче билгеләндеме әле?

– "Татмедиа" агентлыгы Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Илдар Халиков карары белән бу проектның координаторы итеп куелды. Ә "Татмедиа" башкаручыларны үзе билгели. Без башкаручыларны таптык. Бу проектны гамәлгә ашыру җитәкчесе итеп "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесенең урынбасары Марат Ибляминов куелды. Гамәлгә ашканнан соң даими рәвештә мәгълүмат биреп бару, бу ресурсны алга этәрү эшләрен татар телендә чыгучы "Интертат" газеты баш мөхәррире Булат Сруровка куштылар.

– Эчтәлек ягын "Интертат" хезмәткәрләре караячакмы?

– Юк. Яңа хезмәткәрләр кабул ителәчәк, чөнки бу бик зур проект. "Интертат" коллективы белән генә аны тормышка ашырып булмый. Аларның татар телендә эшләү тәҗрибәсе бар, шуңа күрә, ул аларның җитәкчесенә генә тапшырылды. Сруров бүгеннән башлап ике проектка җитәкчелек итә: "Интертат" газетына һәм "Татар иле"нең мәгълүмати өлешенә.

"Татар иле" өч өлештән тора торган проект. Беренчесе – мәгълүмати өлеш, икенче өлеш – ресурс, контент өлеше, өченчесе – социаль челтәр. Контент, ягъни икенче өлешен "Татмедиа" дәвам итәчәк. Татарстан, татар тормышына карый торган видео, электрон китаплар, балалар өчен чыга торган мультфильмнар, музыка һәм тагын башка ресурсларны туплау "Татмедиа" агентлыгы өстендә булачак.

– "Татар иле" үле бала булып туды дип әйттегез. Шул ук вакытта финанс мәсьәләләре дә килеп кушылып үзенең исемен дә, абруен да пычратты. Имиджын күтәрү өчен ниләр эшләргә уйлыйсыз?

– Ансы дөрес. Әмма бу уңайдан әлегә бернинди чара да планлаштырылмый. Ихлас күңелебез белән тырышып эшләп, сыйфатлы ресурс тәкъдим итәсебез килә. Мин бу ресурсны әкренләп бер калыпка сала алачагыбызга ышанам.

– "Татар иле" махсус финансланачакмы, әллә аның өчен "Татмедиа"ның гомум бюджетыннан акча тотылачакмы?

– Аңа аерым бернинди акча да каралмаган. Дөресен әйтсәк, бу проектны баштан ук безгә тәкъдим иткән иделәр, әмма ахырда бирмәделәр. Ул вакытта ук проектка карата үзебезнең фикерләребез дә бар иде. Инде хәзер башлаган эш - беткән эш диләр. “Татар иле”н үзебезнең агымдагы финанслау бәрабәренә эшләргә ниятләп торабыз.
XS
SM
MD
LG