Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Василиса Галицина белән хушлашуга ике меңләп кеше килде


Василиса Галицина
Василиса Галицина
Чаллыдагы бишенче санлы мәктәпкә сигез яшьлек Василиса Галицина белән хушлашуга ике меңгә якын кеше килде. Ул әлеге мәктәптә укыган булган.

Тикшерүчеләр 30 яшьлек Фәррух Ташбаевка балигъ булмаган Галицинаны үтерүдә гаепләү белдерде. Хәзер ул ике айга сак астына алынган.

Беренчел тикшерү тәмамлангач җинаять эше Татарстан югары мәхкәмәсенә тапшырылачак. Бу хакта югары мәхкәмә рәисе урынбасары Максим Беляев белдерде.

Галицинаның төрле кисәкләргә туралган мәете 6 февральдә Чаллыдан 73 чакрым ераклыкта Зәй районында юл кырыенда табылды.

Ташбаев җинаять кылуын танып мәетне яшергән урынны күрсәткән иде. Элегрәк аның бармак эзләре булуы кызның әйберләрендә ачыкланды.

Василиса 2 февральдә бию түгәрәгенә киткәч өенә кайтмады. Аны эзләүдә коткаручылар белән бергә шәһәр халкы да катнашты.

Галицина Чаллының Орлов зиратында җирләнде.
XS
SM
MD
LG