Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коми республикасында өч көнлек матәм игълан ителде


Дүшәмбе көнне "Воркутинская" күмер базында шартлауда һәлак булганнарны искә алу өчен өч көнлек матәм игълан ителде. Бу турыда фәрманны бүген төбәк башлыгы Владимир Гайзер имзалады.

Яраланган өч кешенең берсе авыр хәлдә. Икенчесе дәваланырга Мәскәүгә җибәрелгән.

Шартлау 800 метр тирәнлектә булды, ул чакта анда 26 шахтер бар иде. Барлыгы ул вакытта күмер базында 259 кеше эшләгән. Биш күмерче үзләре чыга алган, калганнарын коткарганнар.
XS
SM
MD
LG