Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нәбиуллинны кабат штрафка тартканнар


"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин 20 мең сум штрафка тартылды.

Наил әйтүенчә, аны бүген иртән өйдән чыгып барганда мәхкәмә приставлары алып киткән. Мәхкәмә утырышы Наил туган Норлат районында булган.

“Элек мөселманнарны яклап митинглар оештыруым өчен 20 һәм 10 мең сум штраф салганнар иде. Мин аны финанс хәлем авыррак булу сәбәпле соңрак түләдем, шуны вакытында түләмәгән өчен миңа бүген мәхкәмә утырышында 20 мең сум штраф салдылар”, ди ул.

Билгеле булганча, әлеге штрафны сәбәп итеп элегрәк Наилне Төркиягә төрки яшьләр көннәренә җибәрмәгәннәр иде.

Бүгенге карарны Наил үзенә карата яңа дулкын репрессия башлану дип саный, чөнки 2007 елны сәламәтлеге сәбәпле, ул армиядән азат ителгән булса да, аңа кабат медицина тикшерүе узарга кушканнар. Прокуратура аның хәрби кенәгәсен кануни алу-алмау белән кызыксынган. Наил тиздән узачак Универсиада алдыннан тавыш чыгармасын өчен аны армиягә җибәрергә телиләр дип саный.

“Андый зур чаралар вакытында мин гадәттә төрле каршылык чаралары оештырырга тырыша идем”, ди ул.
XS
SM
MD
LG