Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда милли активистлар мәхкәмә алдына басты


Казанда милли активистлар мәхкәмә алдына басты
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:26 0:00
йөкләү

Рөстәм Сафин 20 мең сум штрафка хөкем ителде. Фәүзия Бәйрәмова, Рәфис Кашапов, эшләрен карау кичектерелде.Наил Нәбиуллин мәхкәмәгә килмәгән иде, ул башка көнгә күчерергә сораган, ләкин хөкемдар да аңа 20 мең штраф салды.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә җомга көнне рөхсәтсез урам җыеннары уздыруда гаепләнгән дүрт кешенең өчесенең эше каралды. 2 августта “Болгар” кунакханәсендә планлаштырылган матбугат очрашуы урамда уздырылу сәбәпле анда катнашучыларның кайберләре мәхкәмәгә чакыру алган иде.

Русиядә урам җыеннары канунсыз оештырылган дип табылган очракта җәза куллану, шул исәптән акча түләтү дә шактый кырысланды.

Бүген утырышта Фәүзия Бәйрәмова, Рәфис Кашапов һәм Рөстәм Сафин эшләре каралды. Наил Нәбиуллин үз эшен кичектерүне сораган. Азатлык радиосы мәхкәмәдән хәбәр итеп торды.

13.45 Вахитов районы мәхкәмәсе каршында Татар иҗтимагый үзәге пикеты башланды. Кулларына "Бәйрәмова, Кашапов, Нәбиуллин, Сафинга кагылмагыз", "2012-1937?" дигән шигарләр тотканнар. 15-ләп кеше. Гаепләнүчеләр күренми.

14.00 Бәйрәмова килде."Мөселманнарны яклап оештырылган урам жыеннары дөрес булды, җиде кешене чыгардылар, ләкин ничә кеше утырганын белмибез", диде.

14.10 Утырыш башланды. Бәйрәмова, Сафин монда. Халыкны, журналистларны башта кертмәделәр. Халык көчкә керде, бүлмә кечкенә. Гаепләнүчеләрнең хокуклары белән таныштыралар.

14.15 Гаепләүче - Сәлахетдинов, хөкемдар - Сабитова. Кашапов Айдар Хәлим белән килде, ул аның яклаучысы. Бәйрәмованың яклаучысы юк.

14.20 Сафин "гаебемне танымыйм, бу пикет тугел, ә матбугат очрашуы булды", диде. Сафинның адвокаты - Тәүфикъ Василов.

14.40 Адвокатлар 2 августтагы чараның матбугат очрашуы булганын, катнашучыларның шигарләр, микрофоннар тотып тормаганнарын белдерде. Гаебе юк, диде. Видео күрсәтелде.

14.55 Гаепләүче: "Чараның вакыты ачыкланып бетмәгән иде, бу митинг булды, килешү кәгазьләре булмаган", диде. "Аларга сораулар бирелмәде, үзләре генә чыгыш ясадылар, полиция аларны кисәтте, алар тыңламады".

15.00 Нәбиуллин юк, ул үз эшен карауны башка көнгә күчерүне сораган.

15.30 Бәйрәмәва Сафинга "Батырша" китабын бүләк итте. "Рөстәмне Батырша итеп курәм" диде.

15.35 Мәхкәмә эшендә тәнәфес игълан ителде.

16.00 Нәбиуллин Казанда Pussy Riotны яклау чарасында катнаша. Бәйрәмова: "Нәбиуллин бүген татар-мөселманнар белән булырга тиеш, Pussy Riotны яклаучы күп, ә татар-мөселманнарны яклаучы аз, куркытып бетерделәр".

Наил Нәбиуллин Ихлас мәчете тарафыннан үзенә янаулар булуын белдерә һәм мәхкәмәдә Ихлас мәчете имамы Рөстәм Сафин белән бергә булырга теләмәвен әйтеп үзен хөкем итүне башка көнгә күчерүне сораган. Бауман урамында Pussy Riotны яклау чарасында катнашкан Нәбиуллин Азатлык радиосына интевьюда моның сәбәпләрен аңлатты.

Нәбиуллин: “Ихлас мәчете мәхәлләсе өчен милләт юк”
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:13 0:00
йөкләү

16.05 Айдар Хәлим: "Бу мәхкәмә Путинның яңа кануны чыкканнан соң беренче тәҗрибә. Хөкемдар киеренке, прокурор үзен дорфа тота. Кешеләрне куркытыр өчен хөкем чыгарырлар дип уйлыйм".

16.25 Мәхкәмә эшендә тәнәфес һаман дәвам итә. Сузалар. Кешеләр хөкемдар нинди карар чыгарырга дип аптырыйдыр, мондый эш булганы юк иде бит, диләр.

17.20 Сафин гаепле дип табылды. 20 мең сум штраф билгеләнде.

17.55 Бәйрәмова "мәхкәмәгә ышанмыйм, миңа тагын да катырак карар чыгарачаклар", ди.

18.20 Бәйрәмованың хәле начараеп китте,"уразадамын", диде. Аның эшен карау 29 август сәгать 2дә дәвам итәчәк. Кашапов эшен тикшерә башладылар.

18.35 Кашапов "тәрҗемәче кирәк" диде. "Тәрҗемәче юк", дигәч аның эшен карау да кичектерелде. Утырыш тәмам.

Наил Нәбиуллинның эше каралачак дигән сүз булмады, ул башка көнне үтәр дип көтелде, гаепләнүче моны үзе үтенгән. Ләкин үтенеч исәпкә алынмаган, Наил Нәбиуллин үзе килмәсә дә, аның язмышын прокурор белән хөкемдар үзе хәл иткән: аңа да Рөстәм Сафинга кебек 20 мең штраф салынган. Наил Нәбиуллин үзе моны белми калган, интернеттан укыган. "Азатлык" радиосына ул бу карар белән килешмәгәнен, аппиляциягә бирәчәген әйтте.

XS
SM
MD
LG