Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пугачево халкы авыл клубын саклап калды


Пугачево авылы клубы
Пугачево авылы клубы

Район администрациясе “поселоктагы ике клубны финанслау мөмкинлеге юк” дип авыл очындагы клубны ябу карарын кабул иткән иде. Авыл халкы клубны саклап калу өчен депутатларга, район администрациясенә хатлар юллады. Нәтиҗәдә, мәдәният йортын япмаска булганнар.

Удмуртиянең Кече Пурга районы Пугачево поселогында клуб ябылуы хакында Азатлык радиосында февраль башында хәбәр иткән идек. Аның тарихи болай булды: Пугачевода урнашкан хәрби частьтә шартлаудан соң авыл клубы да, гарнизондагы клуб та төзекләндерелде. Алар икесе дә хәзер район администрациясе карамагында.

Пугачево поселогының бу башында мәктәп тә, балалар бакчасы юк. Балаларга да, олы яшьтәге кешеләргә дә бу бердәнбер җыелып аралашу, күңел ачу, белем туплау урыны булып тора. Клубта күпсанлы түгәрәкләр дә эшли.

Поселок халкы клубны ничек тә саклап калу буенча депутатларга, район администрациясенә хатлар юллый. Шулай ук килеп туган проблемны хәл итү хакында Азатлык радиосы хәбәрчесенә дә мөрәҗәгать иттеләр.

Пугачево клубы иҗат төркеменең халык белән очрашуына район администрациясе вәкилләре үзләре килмәде. Телефоннан сөйләшүдә администрациянең мәдәният бүлеге җитәкчесе Лариса Коровина ул вакытта финанс мөмкинлекләр чикләнгән, шуңа да клубны ябарга ниятлибез дигән иде.

Шушы көннәрдә без кабат администрациягә шалтыратып хәбәрләштек. “Пугачево поселогы башында урнашкан клубны япмаска дигән карар кабул ителде”, дип хәбәр итте Лариса Коровина.

Шулай итеп, клубны япмаска дигән карар кабул ителгән. Әмма клубның статусы да түбәнрәк дәрәҗәгә төшерелгән. Аның хезмәткәрләренең саны кыскартылган, аларның да хезмәт хакы кимегән.

"Клуб сәнгать җитәкчеләреннән, белгечләрдән башка эшли алырмы соң? Монда килүче балалар һәм өлкәннәр белән кем шөгыльләнер?" дигән сорауларга, Пугачево клубы директоры Инна Перевозчикова телефоннан: "Әлегә ничек тә хәл итәргә белмим”, дип җавап бирде.
XS
SM
MD
LG