Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучылар берлегендә Марис Нәзировны кем алмаштырыр?


Башкортстан Язучылар берлеге бинасы
Башкортстан Язучылар берлеге бинасы

Башкортстан Язучылар берлеге рәисенең татар әдәбияты буенча урынбасары урыны әлегә буш кала. Бу вазыйфага узган ел башында гына билгеләнгән танылган шагыйрь Марис Нәзиров күптән түгел вафат булды. Берлек рәисе Риф Тойгынов Марис Нәзировны алмаштырырлык кеше табуы бик читен булуын белдерә. Бу фикерен ул мәрхүмне соңгы юлга озатканда да белдергән иде.

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе итеп узган ел башында Риф Тойгынов сайлангач, шактый уңай үзгәрешләр башланды. Демократ рухлы, кешеләргә илтифатлы Риф әфәнде эшне килешеп эшләүгә, башкалар фикеренә колак салуга көйләде. Тагын бер мөһим адымы – үзенең бер урынбасары итеп танылган татар шагыйре Марис Нәзировны билгеләү. Ул татар әдәбияты буенча урынбасар буларак тәгаенләнде. Моңа татар язучылары бик шатланды һәм аны яхшы фал буларак кабул итте. Ни өчен дигәндә татар әдипләренең соңгы елларда бу вазифага билгеләнгәне юк иде.

Риф Тойгынов
Риф Тойгынов
Риф Тойгынов Татарстан белән бәйләнешләрне дә җанландыруга кереште. Шулай эшләр җайланып кына барганда, каты авыру Марис Нәзировның гомерен өзде. Башкортстан татар каләм әһелләре исә берлек рәисе урынбасары урынына янә дә татар әдибе билгеләнерме икән соң, дигән шик-шөбһәләрен белдерә башлады. Берлек җитәкчесе Риф Тойгынов бу шикләргә чик куеп татар әдәбияты буенча урынбасар вазифасына тагын татар язучысы билгеләнәчәген кистереп әйтә.

Башкортстан Язучылар берлегендәге татар телле язучылар берләшмәсенә байтак еллар җитәкчелек иткән халык шагыйре Марат Кәримов та берлектәге уңай үзгәрешләрнең дәвам итүен тели. Бу хакта “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә дә белдерде ул.

Марат Кәримов
Марат Кәримов
“1,5 миллионга якын татар яши икән, Башкортстанда шулкадәр халыкка нисбәтле талантлар да бар дигән сүз. Шуңа күрә аларга да уңай шартлар тудыру зарур. Соңгы вакытта Язучылар берлегендәге татар язучылары берләшмәсе статусы күтәрелү уңай күренеш. Татар китаплары да чыга. Әлбәттә, әлеге күләм безнең ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек түгел, шулай да киләчәккә өметләр юк түгел”, - ди халык шагыйре.

Уфа татар язучылары Башкортстанда Язучылар берлеге оештыручы чараларда дәррәү катнашырга әзер. Фәкать аларны алга әйдәүче, дәртләндерүче генә булсын. Тиздән Язучылар берлегендә яңа урынбасар билгеләнер һәм быелга билгеләнгән күп чараларның һәммәсе дә тормышка ашырылыр дип өметләнә каләм әһелләре.
XS
SM
MD
LG