Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туниста хөкүмәт башлыгы эшеннән китә


Тунис хөкүмәте башлыгы Хамади Җабали эштән китүе белдерде. Әлеге хәл идарәдәге «Ан-Нахда» ислам партиясенең Җабалиның күчеш чоры хөкүмәтен булдыру тырышлыкларын якламау нәтиҗәсендә туды.

Оппозиционер Шокри Белаид үтерелгәннән соң илдә зур каршылык чаралары узды. Җабали илне кризистан алып чыгарга вәгъдә иткән иде.

Ул Тунис хөкүмәтен 2011 елның декабреннән җитәкләп килде.
XS
SM
MD
LG