Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан гимнының сүзләре дә булды


Татарстан гимнының сүзләре дә булды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:45 0:00

21 февральдә Татарстан парламенты депутатлары республиканың сүзле гимнын кабул итте. Татарстан гимны ике телдә язылган.

Татар телендәгесе 33, рус телендәгесе 39 сүздән тора. Гимн сүзләренең һәр ике телдәгесе дә 8-әр юлга сыйдырылган. Гимн башта татар телендә, аннан соң рус телендә башкарыла. Гимнның ике телдәгесендә дә соңгы ике юл ике тапкыр кабатлана.

Татарстан гимнының сүзләрен Рамазан Байтимеров татарча язган һәм бу текст Филипп Пираев тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән.

Татарстан гимнының сүзләре:

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!


Цвети, священная земля моя,
Да будет мирным твой небосвод!
Единый дом у нас, одна семья,
Живет в согласии наш народ.
Богатый мудростью седых веков,
Надеждой, верою ты нам стал,
И пусть хранит тебя моя любовь,
Моя Республика, мой Татарстан!

Татарстанның сүзле гимны иң башта пәнҗешәмбе иртәнге сәгать 9да Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында республика депутатларына тыңлатылды. Аннан соң Дәүләт Шурасы утырышында тикшерелеп бертавыштан кабул ителде. Тавыш бирүдә 89 депутат катнашты.
XS
SM
MD
LG