Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда Ана теле көнендә милли телләрне дә зурладылар


“Тел – халыкның рухы” дип аталган республикакүләм видеоязмалар бәйгесе финалына чыккан Нур Казимовны бүләкләү
“Тел – халыкның рухы” дип аталган республикакүләм видеоязмалар бәйгесе финалына чыккан Нур Казимовны бүләкләү

Ижауда укучыларның “Тел – халыкның рухы” дип аталган республикакүләм видеоязмалар бәйгесенә йомгак ясалды һәм телгә багышланган остаханәләр эшләде.

20 февраль көнне республиканың халыклар Дуслыгы йортында милли сәясәт һәм мәгариф министырлыклары балалар арасында игълан ителгән “Тел – халыкның рухы” дип аталган республикакүләм видеоязмалар бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Конкурста республиканың уналты районыннан 10 яшьтән алып 18 яшькәчә укучылар катнашкан.

Комиссия әгъзалары кырыклап видеоязмалар карап, бәя биргән. Комиссия әгъзалары видеоязмаларда балаларының темага заманча карашларын, телгә үзенчәлекле бәя бирүләрен һәм язмаларның кызыклы итеп эшләнелүен билгеләде. Эшләр удмурт, рус, татар һәм мари телләрендә тәкъдим ителгән. Балезино районы Падера авылы мәктәбе укучысы Нур Касимовның эше дә финалга узган.

Нур Касимов сүзләренчә, видеоязманы ул шәһәрдән авылга кайткан кыз турында эшләгән. Кыз татар һәм рус сүзләрен кушып сөйли, аны әбисе аңламый. Нурның үзенчәлекле эшен жюри яхшы бәяләп, финалга тәкъдим иткән.

Нур Касимов компьютерда эшләргә үзе өйрәнгән. Мәктәптә узган чараларны төшереп, кинолар әзерли. Көлке хәлләр турында да видеоязмалары бар икән.

Туган тел кичәсен өч телдә – рус, удмурт һәм татар телендә җыр белән ачтылар. Җырның татар телендәге өлешен Асылъяр төркеменә йөрүче алты яшьлек Гузәл Нәҗметдинова башкарды.

Сүз Удмуртиянең милли сәясәт министры Владимир Завалинга (сулда) бирелә
Сүз Удмуртиянең милли сәясәт министры Владимир Завалинга (сулда) бирелә
Республиканың милли сәясәт министры Владимир Завалин кичәнең тантаналы бүлеген ачып, һәр милләт үзенең туган телен белергә тиеш дип басым ясады. Кыскача гына республикада туган телләрне үстерү һәм саклау өчен башкарылган эшләргә дә тукталды министр.

Кичәдә башта финалга үткән видеоязмалар хуҗаларына сертификатлар тапшырылды. Аннан соң җиңүчеләр исемлеген игълан иттеләр. 12-15 яшьлек укучылар төркемендә өченче дәрәҗәле диплом Балезино районы Падера авылы мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Нур Касимовка тапшырылды.

Нур Касимов әнисе Сафия ханым белән
Нур Касимов әнисе Сафия ханым белән
Нур Касимов әнисе Сафия ханым белән килгән. Әнисе улының беренче тапкыр республикакүләм бәйгедә катнашып, җиңүчеләр исемлегендә аталуына бик шат.

Балаларның эшләрен бүләкләү төрле телләрдә яңгыраган җырлар, милли биюләр белән үрелеп алып барылды. Аларны залда утыручылар җылы кабул итте. Ижау шәһәренең Кузебай Герд исемендәге удмурт гимназиясе укучысы Женя Баранов башкарган җыр да залда утыручылар күңеленә хуш килде.

21 февральдә Туган тел көне мәктәпләрдә дә дәвам итте

Кузебай Герд исемендәге удмурт гимназиясендә төрле олимпиадаларда җиңү яулаган балалар җыелды. Алар арасында татар сыйныфларында укучы бер төркем егетләр-кызлар да бар иде. Башта алар гимназия күләмендә уздырылган чараларда катнашты. Аннан соң төркемнәргә бүленеп үзләренең күңеленә хуш килгән остаханәләрдә шөгыльләнде.

Удмурт гимназиясе залында
Удмурт гимназиясе залында
Татар сыйныфларында белем алучы балалар радиотапшырулар әзерләү серләре белән танышты. Укучыларның күбесе үзләре төрле видеоязмалар да әзерли икән. Текст язу белән дә таныш. Ә менә аудиоязмалар белән эшләү програмнарын белмиләр. Беренче тапкыр кулларына аудиояздыргыч тотып, яшьтәшләре белән танышып, интервью яздырып, аны махсус програмга куеп, чистартып, аннан соң кисәкләрдән тапшыру әзерләү алар өчен кызык булды.

Шулай итеп, Халыкара Туган тел көнендә балалар туган телләрендә аралашты. Шул ук вакытта ана теленең дәресләрдә, гаиләдә генә түгел, башка өлкәләрдә дә кулану мөмкинлеге белән танышты. Хәбәрче ролен башкарган Алсу Рамазанова радиотапшырулар әзерләү җиңел эш булмавына төшенгән. Әмма күңеле төшмәгән. Алсуның журналистика бүлегенә укырга керергә теләге дә юк түгел.

Шушындый чараларның кирәклегенә татар гимназиясенең ана теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова нәтиҗә ясап: “Балалар аралашты. Әмма киләчәктә аларның фән белән шөгыльләнүчеләре үз эшләре белән чыгышлар ясап, фикер алышса, тагын да күңелле булыр иде!” диде.

Остаханәләрдән соң Туган тел көненә нәтиҗә ясалды. Залдагы барлык балаларга да олимпиадаларда катнашып, җиңү яулаулары өчен төрле дәрәҗәдәге дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
XS
SM
MD
LG