Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума депутаты "Голос" оешмасын тикшерергә чакыра


Русия дәүләт думасында ЛДПР фиркасеннән булган депутат Владимир Овсянников сайлаучыларның хокукларын яклаучы “Голос” оешмасы эшчәнлеген тикшерергә чакыра.

“Известия” газетасы хәбәр итүенчә, Овсянников “Голос” оешмасы чит илдән финанслана һәм шул сәбәпле хөкүмәткә карамаган оешмалар турындагы канунны боза дип саный. Депутат сүзләренчә, “Голос” Европа комиссиясе демократия милли фондыннан һәм Бөекбритания илчелегеннән 342 мең доллар акча алган.

"Голос"ның башкарма җитәкчесе Лилия Шибанова узган елны Британия илчелегеннән грант алуларын, әмма быел чит илдән акча килмәвен әйтте.
XS
SM
MD
LG