Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шигъри слэм бәйгесендә Рүзәл Әхмәдиев җиңде


Рүзәл Әхмәдиев шигырь укый
Рүзәл Әхмәдиев шигырь укый

Казанда яшь татар шагыйрьләренең беренче шигъри слэм бәйгесендә дистәләп шагыйрь көч сынашты. Араларында бераз танышлары да, таныш түгелләре дә бар иде.

Халыкара Ана теле көнендә Казанда яшь татар шагыйрьләренең беренче шигъри слэм бәйгесен карарга “Театральное” кафесына 40-тан артык кеше җыелды. Бәйгедә дистәләп шагыйрь көч сынашты. Араларында азмы-күпме танылганнары да, бөтенләй таныш булмаганнары да бар иде.

Җиңүчене сайлау өчен гади бер систем тәкъдим ителде. Жюри вазифаларын тамашачылар үтәгәнлектән, һәрбер өстәл күмәкләшеп тавыш бирү мөмкинлеге булдырылды. Нәтиҗәдә, чыгышлар 1-5 балл белән бәяләнде.

Чыгыш ясаучылар арасында Фәнил Гыйләҗев, Булат Ибраһим, Рүзәл Әхмәдиев, Ләйлә Хәбибуллина кебек яшь кәлам осталары бар иде. Ләкин сәхнәгә беренче тапкыр аяк басучылар да булды. Кемдер шигырьне күңел тулганда яисә әйтер сүзе булганда язса, кемнедер мәхәббәт хисе шигырь язуга этәргән.

Кичәне алып баручыларның берсе Йолдыз Миңнуллина әйтүенчә, Ләйлә Хабибуллина – татар шигъриятендә калкып чыккан өметле шагыйрьләрнең берсе. Күптән түгел Ләйлә “Шигъри Сабантуй” бәйгесендә 3-нче урынны алган. Бу кыз башкалардан хиҗаптан булуы белән аерылып тора.

Татарстанда туып-үскән башкорт егете Элнар Байназаров бүген КФУның Тюркология бүлегендә белем ала. Үзе белдерүенчә, башкорт теле аның туган теле, ләкин шигырьне ул татар телендә яза. Моннан тыш, Элнар гитарда да уйный. Былтыр ул “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә чыгыш ясаган иде.

Бу чара татар яшьләрендә шактый кызыксыну уятты. Утырырга урын булмаганлыктан, тамашачылар хәтта басып та шигырь тыңлады. Милли-ватанпәрвәр шигырьләр лирика белән үрелеп барды. Скрипкачы кыз Динә Закирова һәм җырчы Мубай кичәгә музыка аһәңнәре өстәде.

Ахыр чиктә тамашачылар Рүзәл Әхмәдиевны җиңүче дип тапты. Чара тәмамланганнан соң, Әхмәдиев Азатлык радиосы белән хисләрен уртаклашты.
Шигъри слэм бәйгесендә Рүзәл Әхмәдиев җиңде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:40 0:00
“Бу җиңү көтелмәгән иде, чөнки соңгы арада иҗат итәргә бөтенләй вакыт юк. Соңгы арада диплом эшен иҗат итәм. Әгәр шигырьләр яза калсам, ул җыр текстлары буларак ята. Шуңа күрә бу кичәгә иске шигырьләрне алып килергә туры килде. Бу кичәләр ешрак кабатлансын иде”, диде Әхмәдиев.

Җиңүчене “Ялкын” журналында әңгәмә көтә. Шулай ук Рүзәл Әхмәдиев акчалата приз белән бүләкләнде. Аның күләмен тамашачылар үзләре билгеләде.
XS
SM
MD
LG