Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда беренче шигъри слэм бәйгесе узды

Халыкара Ана теле көнендә Казанда яшь татар шагыйрьләренең беренче шигъри слэм бәйгесен карарга “Театральное” кафесына 40-тан артык кеше җыелды. Бәйгедә дистәләп шагыйрь көч сынашты. Араларында азмы-күпме танылганнары да, бөтенләй таныш булмаганнары да бар иде. Чыгыш ясаучылар арасында Фәнил Гыйләҗев, Булат Ибраһим, Рүзәл Әхмәдиев, Ләйлә Хәбибуллина кебек яшь кәлам осталары бар иде. Ләкин сәхнәгә беренче тапкыр аяк басучылар да булды. Кемдер шигырьне күңел тулганда яисә әйтер сүзе булганда язса, кемнедер мәхәббәт хисе шигырь язуга этәргән. Ахыр чиктә тамашачылар Рүзәл Әхмәдиевны җиңүче дип тапты. [Аида Сәйдәш фотолары]

XS
SM
MD
LG